Әлмәт таңнары

Федераль ярдәм кими

Быел Татарстан Федераль Үзәкнең 47,8 млрд сум күләмендә ярдәменә өметләнә. Мәгълүм булганча, узган елда федераль бюджеттан бүленгән акчалар күләме 71,8 млрд сум, 2015нче елда исә 75,6 млрд сум булган. Федераль Үзәктән җәлеп ителгән финанслар 50ләп юнәлештә тотылган.

Аларның күпчелеге авыл хуҗалыгына ярдәм итү, эшмәкәрләргә булышу, юл хуҗалыгы өлкәләрендә файдаланылган. Сумманың кимүе кайбер дәүләт программаларының туктатылуы, кайберләренә бүлеп бирелә торган акчаларның күләме кимү белән бәйле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим