Фатирын яндырып, ханым 6 нчы каттан сикергән
Күршеләре әлеге вакыйганы күзәтеп торган.
Янгын турында хәбәр алып, бирегә килеп җиткән коткаручылар йорт алдына егылып төшкән 42 яшьлек ханымга тап була. Ул әлеге фатир хуҗасы булып чыга. Янгын булган урынны тикшергәч, утның аңлы рәвештә төртелгән булуын фаразлыйлар. Күршеләре әйтүенчә, хатын-кыз тәрәзәдән сикергәнче, яшәргә теләмәве турында кычкыра.
Үлемнән аны кар өеме саклап кала. Умыртка сөяге сынган Чаллыда яшәүче ханымны шифаханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа