Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Фатир басучы тиз арада тоткарланган

Патруль-пост службасы хезмәткәрләре фатир басуда шикле дип табылган кызны «кайнар эздән» тоткарлый алганнар.

Казанның полиция бүлегенә бер ир шалтыратып, өлкән яшьтәге әнисенең фатирыннан 47 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә.
Урынга килеп җиткән полицейскийларга 89 яшьлек пенсионер хәлнең ничек булганлыгын аңлатып бирә. Баксаң, әби күршесе дип ялгыш уйлап, бер кызга ишек ача. Аның белән кухняда сөйләшеп утырганнан соң озата бара һәм ишекнең бикләнми калганлыгына игътибар итә. Кызны озатып, йокы бүлмәсенә керсә, шифоньерда әйберләрнең асты өскә китерелүен һәм шкаф ачкычының үз урынында булмавын күрә. Борчылган ханым улына шалтырата. Бер сәгать эчендә килеп җиткән улы шкафны отвертка белән ачса, анда акча юклыгын белеп алалар. Шикле кызны тиз арада тоткарлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса