Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Фантазиягә чикләр юк

Шәһәрдә һәм районда изге күңелле, шәфкатьле кешеләр байтак. Алар авыр тормыш ситуациясендә калганнарга ярдәм итеп, мондыйларның бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтергә, проблемаларын чишәргә, күңелләрен күтәрергә тырышалар.

Бәхетсезлек сорап килми, диләр. Шәһәрдә һәм районда 11 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Аларның 600 гә якынын балалар тәшкил итә. Араларында иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә байтак: кемдер шигырьләр яза, матур итеп рәсем төшерә, кул эшләре белән шөгыльләнә, икенчеләреннән үзәкләрне өздерердәй җыр-моң агыла. Һәрберебезнең аздан гына да күңелләре күтәрелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр аеруча игътибарга мохтаҗ. Алар актив яшәү рәвешеннән тайчанмыйлар, киресенчә, төрле бәйгеләрдә, чараларда теләп катнашалар.

22 августта социаль яклау идарәсендә инвалид балаларның иҗат эшләре арасында үткәрелгән "Мин - тылсымчы" бәйгесенә йомгак ясалды. "Постройка" журналы тарафыннан мондый бәйге калабызда икенче тапкыр оештырыла. Быел бәйгедә 4 тән 14 яшькә кадәрге 30 дан артык инвалид бала катнашкан. Аларның кул эшләренә карап искитәрлек. Мәсәлән, 14 яшьлек Гөлнара Шәрәфетдинова табигатьнең көз фасылын матур итеп төрле төсләр белән чигешкә төшергән. 24 нче балалар бакчасының сурдотөркеменә йөрүче 6 яшьлек Андрей Фәтхуллин төзелеш мәйданчыгы төзегән. Ул монда төзелеш барганын кисәтергә дә онытмаган һәм тырышлыклары өчен төзүчеләргә рәхмәтен белдергән. Алексей белән Александр Шишкиннар нарат күркәләреннән һәм башкалардан урман әкияте ясаганнар. 6 яшьлек Зарина Сафиуллинаның макароннан буяп, ябыштырып ясаган чәй сервизы шулай ук гаҗәпкә калдырды. Балаларның фантазиясенең иге-чиге юк.

Беренче урын "Чәчәкләр" дип исемләнгән картинасы өчен 13 яшьлек Никита Бочкаревка бирелде. Ул компьютер белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарга да саллы бүләкләр әзерләнгән иде. Бу көнне бәйгедә катнашкан бер генә бала да бүләксез китмәде, һәрберсенә призлар өләшенде.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, биредә үк икешәр инвалид бала тәрбияләгән тугыз гаиләгә бишәр мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре рәхмәтләрен җиткереп, мондый чаралар ешрак оештырылса иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250