Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Этләрне мәҗбүри төстә теркәргә туры киләчәк

Тиздән Татарстан Дәүләт Советы йорт хайваннары асрау турында яңа закон проектын караячак.

Бу хакта мәгълүмат Дәүләт Советы сайтына чыгарылды. Яңа закон йорт хайваны хуҗаларына таләпләрне кырыслата, этләрне мәҗбүри төстә теркәү тәртибе кертелә. Ләкин эт хуҗалары аның белән килешеп бетми.

Тиздән Татарстанда йорт хайваны асраучыларның чыгымнары артырга мөмкин. Татарстан Дәүләт Советы "Йорт хайваннарын асрау турында" закон проектын караячак. Ул бу төр хуҗаларга таләп һәм кагыйдәләрне кырыслатуны күздә тота.

Урамдагы эт иярткән кешегә үзе белән целлофан пакет йөртү мәҗбүри булачак. Дүрт аяклы дус олы йомышын башкарса, хуҗасы, шунда ук, аның артыннан җыештырырга тиеш.

Яңа закон нигезендә хуҗалар үз этләрен махсус оешмаларда теркәргә тиеш. Әлеге җанварларны ату мәсьәләсендә дә сак эш итәргә кирәк булачак. Бу эш этләрнең куркыныч тудыруы исбатлангач кына рөхсәт ителә.

Тагын бер яңалык - этләрне махсус урыннарда гына йөртергә булачак. Мәктәпләрдә, халык ял итә торган урыннарда бу тыела. Авызлык һәм муенчак кидерү дә мәҗбүри. Законны бозучылар штраф түләргә тиеш булачак.

"Азатлык радиосы" буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса