Эт коткарам дип үзе янган
Бер катлы шәхси йортта янгын чыга.
Казанның Совет районындагы йортка килгән янгын сүндерүчеләрне зыян күрүчеләр каршылый. Алар - 3 балигъ булмаган баласы һәм әнисе белән 34 яшьлек хатын янган йорттан үзләре мөстәкыйль чыга алган. Ханым этне баудан ычкындырганда 1 һәм 2 дәрәҗәдә пешү алган. Янгын көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа