Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эшчәнлекләре “бишле”лек

"Елховнефть" идарәсе базасында республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге ветеран оешмаларының куст киңәшмәсе уздырылды. Анда идарә ветераннар советының эш тәҗрибәсе өйрәнелде, Бөек Җиңүнең 67 еллыгына әзерлеге тыңланды һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Татарстанның 11 муниципаль районыннан килгән кунакларны идарәнең актлар залында ветераннар советы эшчәнлеге яктыртылган стендлар, альбомнар каршы алды. Алар һәркемдә зур кызыксыну уятты. Чынлап та, сөйләр, тәҗрибә уртаклашыр әйберләре күп икән елховнефтьлеләрнең. Шуңа да Җиңү бәйрәме алдыннан киңәшмә уздыру өчен нәкь менә аларның сайлануы очраклы түгел. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов тә искәртте. Өстәвенә быел идарәгә - 50 ел.

"Елховнефть" идарәсе ветераннар советы рәисе В.И.Иванов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, биредә ветераннар советы 1982 елда ук төзелән. Ул чакта эшләмәүче пенсионерлар саны 300 дән артык кеше исәпләнгән. Ә хәзер советта 730 кеше исәптә тора. Шулай ук 16 цехта ветераннар оешмасы эшли. "Үз кабинетыбыз бар, ул компьютер һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителгән. Ай саен эшләмәүче пенсионерларның исемлеген яңартып торабыз. Идарәдә ачылган Хезмәт даны бүлмәсендә предприятие тарихы, коллективның эш-мәшәкатьләре чагылдырылган", - диде Владимир Иванович. Ветераннар советы эшен ел саен төзелә торган һәм идарә җитәкчелеге, профсоюз комитеты тарафыннан расланган план нигезендә алып бара. Цех оешмалары да бу принцип буенча эшли. Лаеклы ялга китү сәбәпле предприятиеләре белән хушлашсалар да, пенсионерлар онытылмый. Аларга бәйрәмнәр уңаеннан открыткалар җибәрелә, җитәкчелек белән очрашулар, чәй табыннары оештырыла, матди ярдәм күрсәтелә, торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, кирәк булганда актлар төзелә. В.Иванов бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм сугышта катнашкан ирләре үлеп тол калганнарның уңайлы торак шартларында яшәүләрен җиткерде. "Елховнефть" идарәсе өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мисал өчен, дарулар алуга, фатирларны, йортларны ремонтлауга ярдәм күрсәтелә. Бәйрәмнәр уңаеннан, юбилярларны хөрмәтләүгә һәм аларга бүләкләр алуга, эшләмәүче пенсионерлар белән культура-спорт эшләре алып баруга да өлеш чыгарыла.

"Татнефть" компаниясендәге кебек үк "Елховнефть" идарәсендә дә пенсионерларны сәламәтләндерү буенча чаралар күрелә. 2011 елда санаторий-профилакторийларда 63 кеше сәламәтлеген ныгыткан. Идарәнең юбилее уңаеннан быел 160 кешене сәламәтләндерү планлаштырыла.

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршылауга килгәндә, "Елховнефть" идарәсендә бәйрәмгә әзерлек эше март аеннан ук башланган. Чаралар планында 37 пункт язылган. Идарәдә хезмәт куйган 249 сугыш ветеранының бүген 13 е генә исән-сау. Шулай ук 36 тол, 68 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Аларның һәрберсен барлап чыкканнар, тормыш шартларын тикшергәннәр. Цехларда да шушындый ук әзерлек эшләре алып барыла. Ә инде бәйрәм алдыннан очрашулар, бәйрәм кичәләре һәм башка чаралар уздыру күздә тотыла. "Киләчәктә дә пенсионерлар игътибардан читтә калмасын өчен барысын да эшләячәкбез", - дип белдерде ветераннар советы рәисе.

"Елховнефть"тә буыннар бәйләнеше дә алгы планга куелган. Яшьләр комитеты рәисе А.О.Егоров идарәдә хезмәт куючыларның 30 проценты, ягъни 630 кешенең яшьләр булуын хәбәр итте. Яшьләр комитеты ветераннар советы һәм профсоюз комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. "Һәрбер чарада катнашабыз. Бергәләп буыннар очрашулары уздырабыз. Һәрьяклап булышырга тырышабыз", - диде Алексей да.

Баш предприятиесе "Елховнефть булган 3 нче ТОСМС мөдире Д.В.Низамовның да чыгышын гаҗәпләнеп тыңлады кунаклар. Бүген әлеге ТОСМС биләмәләрендә 4 меңгә якын кеше яши, аларның 1482 се өлкән яшьтәгеләр. Предприятиеләре булмаган 52 сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне, толлар җирле үзидарәгә беркетелгән. Дамир Вафиевич алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырганда залда утыручылар арасында "менә бит ничек!" дигән соклану сүзләре дә ишетелде. Сокланырлык һәм көнләшерлек тә шул - 2000 елдан алып 2011 елга кадәр микрорайонны төзекләндерүгә 45 миллион 715 мең сум акча җәлеп ителгән.

Лениногорск ветераннар советы рәисе М.Ш.Исхаков киңәшмәдә сүз сорап, елховнефтьлеләрнең конкрет эш алып баруын, идарәнең данлы эшләрен китапка күчереп, шул рәвешчә тарихка кереп калып, киләчәк буынга җиткерүләрен бик дөрес гамәл дип бәяләде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә дә һәйкәлләр төзеләчәк. ТР Президенты бу тәкъдимне хуплаган.

"Татарстан геройлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе И.Ш.Мостюков, гомумән, әлмәтлеләрнең зур эш алып баруларын, хәрби-партиотик тәрбиянең аеруча игътибар үзәгендә тотылуын, ветераннар советының муниципалитет белән тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойловка оешманың Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Х.Г.Иштирәков Әлмәт муниципаль районының һәрвакыт аерылып торуын, биредә эшнең системалы алып барылуын, ветераннар советларында эшләү өчен лаеклы кадрлар сайлап алынуын, тупланган тәҗрибәнең таратылырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук республика ветераннар эшчәнлеген бәян итте, планнар белән таныштырды.

В.И.Самойлов шәһәрдә һәм районда Җиңү бәйрәменә җитди әзерлек баруын, һәйкәлләрнең ремонтлануын әйтте. Тик сугыш ветераннарының гына сафлары сирәгәя бара. Яу кырыннан әйләнеп кайтырга насыйп булган 16 меңнән артык якташыбызның бүген нибары 334 е генә исән. Василий Иванович хәрби-патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклап, бу эштә күбрәк өлкән катнашсын иде дигән теләген җиткерде. Һәр эштә беренче булган, ярдәм кулын сузарга әзер торган "Татнефть" ААҖгә һәм аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка зур рәхмәт белдерелде.

"Елховнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Р.Р.Шәймәрданов предприятиедәге күркәм эшләрнең алда да дәвам итәчәгенә, ветераннар белән һәр көнне эш алып барылачагына ышандырды. Аның: "Һәркем картая. Хәзер без берни эшләмәсәк, үзебез олыгайгач, хәлебез сезнекеннән авыррак булачак" дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Бу хакта беркем дә онытмасын иде.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250