Эпилепсия өянәге тотып балыкчы суга батып үлгән
Әти-әнисе аны караучысыз калдыра, ә ир балыкка барырга була.
42 яшьлек ир балачактан ук инвалид була, эпилепсия җәфалана. Яшел Үзәнең Васильево авылындагы елгасында балык тотканда өянәге тота башлый һәм ул йөзе белән суга килеп төшә. Узып баручылар аның гәүдәсен күреп, 112 номеры буенча коткаручыларны һәм ирнең әтисен чакыра. Улының мәетен күргән ата түзми, елап җибәрә.
Туганнары әйтүенчә, аның өянәге атнасына 1-2 тапкыр кабатлана. Шуңа да әти-әнисе аны берүзен калдырырга тырышмый. Әмма бу көнне аларга китәргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа