Әлмәт таңнары

Елховойда суганга алмаш тапканнар

Елховойны элек-электән үк суган иле итеп беләбез. Әле хәзер дә базар-ярминкәләрдә язын-көзен сатылучы орлык яки өлгергән витаминлы яшелчәгә "Елховой суганы" дигән ярлык тагалар.

Ләкин чынлыкта аларның бөтенесе дә Елховойныкы түгел. Аның ниндилеген белгәннәр аерадыр - биредә үскән суган алтын сары төстә, ачы һәм сусыл була.

- И-и-и, үстердек инде ул суганны! 4-5 тонна булыр иде, аны килеп алып китәрләр иде, - дип искә ала узган гомерен бүген лаеклы ялда булган Җария апа Хәлиуллина.

Җария ханым Елховой авылының хөрмәтле кешеләреннән берсе. 4 балага кадерле әни, 11 оныкка сөекле әбинең гаиләсе хезмәттә тәрбияләнгән. Уллары-кызлары таралышып үз гаиләләрен булдыргач та, туган ояларын ташламыйлар, һаман саен кереп-кайтып ярдәмләшеп торалар. Хәлиуллиннар гаиләсе әле дә өч баш сыер асрый, кышлыкка дип берничә баш үгез-бозау симертә.

Хәзер инде бакчада элеккечә түтәл-түтәл суган үсми, утыртылганы да туган-тумача, дус-иш арасында таралып бетә. Тик 20-25 сотыйлык бакча буш тормый - анда мал симертергә кулай булган кабак һәм... кишер үсә!

- Кишерне сыерларга ашатабыз, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яраткан сөте-каймагы, әремчеге-катыгы витаминлы булсын дип шулай эшлибез аны, - ди күпне күргән Җария апа.

Шулай да бакчасын ямьләп эре-эре булып үскән Елховой авылы символына күзем төшеп уңыш алуның серен сорамый булдыра алмыйм.

- Аның аерым сере юк инде, - дип елмая Җария апа, - беренчедән, вакытында утыртырга кирәк. Корылык күзәтелгән соңгы елларда бу аеруча мөһим. Шулай ук төбен йомшартасы, утап торасы бар. Ә менә суганы ялгыш орлыкка китмәсен өчен дөрес сакларга кирәк анысы. Иң кулай урын - сәндрә - түшәмгә бик якын урнашкан махсус киштә, - ди Җария апа.

Дөрестән дә, биредә суган үстерә белмәгән кеше юк ул. Узган гасырның 90 нчы елларына кадәр авыл халкы дәүләткә ел саен 450 шәр тонна суган тапшыра торган булган. Сезонлы саналган бу кәсеп күпләргә балаларын башлы-күзле итәргә булышкан. Илдәге үзгәрешләр чорыннан соң гына дәүләт заказы юкка чыга. Авыл халкы суган түтәлләрен бермә-бер киметә. Әлбәттә, теләгәннәр әле дә үстерә бу яшелчәне. Кемдер орлык итеп, икенчеләр ризык итеп сата. Ләкин сату юлларын һәркем үзе таба инде.

Рәдифә Ногманова

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки