Әлмәт таңнары

Елховой авылы элеккечә ныклы тормыш белән яши

Ел­хо­вой авы­лы - ра­йо­ны­быз­ның та­би­гать­нең иң гү­зәл җи­ре­нә ур­наш­кан зур то­рак пункт­ла­ры­ннан бер­се. Ти­рә-як­ка җәй­рә­гән Шуш­ма ел­га­сы бү­ген дә ма­тур­лы­гын җуй­ма­ган.

Авыл­да 363 ху­җа­лык исәп­лә­нә, 915 ке­ше го­мер ки­че­рә. Кү­ре­неп то­ра, Әл­мәт бе­лән бер­гә Ел­хо­вой да үсә, тө­зек­лә­нә ба­ра, элек­ке­чә нык­лы тор­мыш бе­лән яши.

- Әйе шул, үз­гә­реш­ләр­гә үзе­без дә шат­ла­нып туя ал­мый­быз, - ди­де Ел­хо­вой авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Да­ния Хәй­рис­ла­мо­ва га­зе­та­да авыл­лар ту­рын­да язу­ы­быз­ны дә­вам итү мак­са­тын­нан би­ре­гә кил­гәч. - Ике ел элек ке­нә хок­кей тарт­ма­чы­гы яса­дык, егет­ләр аңа шул­ка­дәр тар­тыл­ды­лар, без бы­ел бе­рен­че тап­кыр авыл яшь­лә­ре спар­та­ки­а­да­сын­да ко­ман­да бе­лән чык­тык. Уз­ган ел ми­ни-пе­кар­ня ач­тык, аш­ха­нә уңыш­лы гы­на эш­ләп ки­лә, авыл­да ха­лык­ка 8 ки­бет хез­мәт күр­сә­тә. Бы­ел икен­че квар­тал­да сак­лык кас­са­сы фи­ли­а­лын ачар­га план­лаш­ты­ра­быз. Ба­ла­лар бак­ча­сы, мәк­тәп кол­лек­ти­вы төр­ле бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып, урын­нар яу­лап сө­ен­де­рә. Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә, без ра­йон­да ба­ла­лар са­ны бу­ен­ча өчен­че урын­да. Бы­ел мәк­тәп­тә 197 уку­чы бе­лем ала. Бе­рен­че сый­ныф­ка агым­да­гы ел­га Ел­хо­вой­дан гы­на 14 ба­ла ба­ра­чак. Шу­лай ук уз­ган ел та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се­нә фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча ка­пи­таль ре­монт ясал­ды. Да­ру­ха­нә­без бар. Би­ре­дә фе­де­раль таш­ла­ма­лар бу­ен­ча да да­ру­лар җи­бә­ре­лә. Бы­ел мон­да да ре­монт уз­ды­рыр­быз дип то­ра­быз. Та­гын бер зур ва­кый­га -фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча клуб са­лы­на баш­ла­ды, бы­ел фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак. Авыл­га ки­лү­че­ләр, йорт алу­чы­лар да кү­зә­те­лә. Ел­хо­вой чын­лап та үсә!

- Ел­хо­вой­ны бү­ген нин­ди проб­ле­ма­лар бор­чый?

- Авыл ул проб­ле­ма­сыз бул­мый, әле те­ге­се, әле мо­ны­сы ки­леп чы­гып то­ра. Күп­тән тү­гел ге­нә яңа су баш­ня­сы куй­дык. Баш­ня­га ка­дәр һәм ан­нан Та­тарс­тан ура­мы­на чак­лы суүт­кәр­геч алыш­ты­рыл­ды. Со­вет ура­мын­да да су ли­ни­я­сен алыш­ты­рыр­га ки­рәк. Бу бик проб­ле­ма­лы со­рау, чөн­ки би­ре­дә газ тор­ба­сы да үтә. Чүп тү­гү мәсь­ә­лә­се дә бор­чый. Дө­рес, чүп тү­гү өчен ту­гыз урын­да 23 кон­тей­нер ку­ел­ган. Кал­дык­лар­ны рай­по җыя, ак­ча­сын ЕРРЦ ар­кы­лы тү­ли­без. Тик чүп­ләр­не ге­нә ва­кы­тын­да ал­мый­лар. Кон­тей­нер­лар ту­лып, чүп­ләр җир­гә ко­е­лып, җил бе­лән оча. Ку­зай­да чүп эш­кәр­тү­че стан­ция тө­зел­гәч, кон­тей­нер­лар­ны еш ала баш­лар­лар дип өмет­лә­нә­без.

- Авыл - би­ре­дә яшәү­че­ләр­нең ур­так йор­ты. Аның ма­тур­лы­гы, чис­та­лы­гы иң бе­рен­че чи­рат­та алар­дан то­ра. Ел­хо­вой­лы­лар өмә­ләр­дә, зи­рат­ны чис­тар­ту­да кат­на­ша­мы, го­му­мән, авыл­ны тө­зек­лән­де­рү­гә нин­ди өлеш кер­тә­ләр?

- Әгәр ча­кыр­саң, бер­се дә баш тарт­мый, чы­га­лар. Зи­рат ди­гән­нән, ан­да да кү­ләм­ле эш баш­ка­рыл­ды: би­ек, зур агач­лар­ны кис­тек. Мең­гә якын шун­дый агач­тан хә­зер 49 төп ке­нә кал­ды. Алар­ны алып, чис­тар­тып бе­те­рер­гә ты­ры­ша­чак­быз. Уз­ган ел ике як җы­е­лып ту­гай­да 420 төп би­ек ка­ен­нар утыр­ттык. Күп­ме­се та­мыр җи­бәр­гән­дер, әле­гә бел­ми­без, лә­кин алар­ны сак­лар­га ты­рыш­тык, ян­гын сүн­де­рү­че­ләр бе­лән сөй­лә­шеп су­лар сип­тек.

- Да­ния Рә­җә­пов­на, Ел­хо­вой элек су­ган үс­те­рү бе­лән дан то­та иде. Авыл хал­кы бү­ген нәр­сә бе­лән шө­гыль­лә­нә?

- Хә­зер алай са­тар өчен күп­ләп су­ган үс­те­рү­че­ләр бик кү­зә­тел­ми. Авыл­да яшәү­че­ләр соң­гы ва­кыт­та яшел­чә үс­те­рү­гә ка­ра­ган­да тер­лек­че­лек­кә игъ­ти­бар би­рә баш­ла­ды. Бер­ни­чә га­и­лә мө­гез­ле эре тер­лек ас­рый. Без ра­йон­да шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­ны үс­те­рү бу­ен­ча фе­де­раль прог­рам­ма ни­ге­зен­дә иң күп кре­дит алу­чы­лар­дан са­на­ла­быз. Үт­кән ел, мә­сә­лән, 37 ху­җа­лык 4 534 000 сум­лык кре­дит ал­ды. Прог­рам­ма эш­ли баш­ла­ган­нан бирле, ягъ­ни биш ел эчен­дә ан­нан 154 ху­җа­лык фай­да­лан­ды. Алын­ган кре­дит сум­ма­сы 17 786 000 сум тәш­кил итә.

- За­ма­нын­да ти­рә-як­лар­да да дан тот­кан Ел­хо­вой ба­за­ры бү­ген ни хәл­дә?

- Ба­зар эш­ли, хә­зер дә ти­рә-як­лар­дан сәү­дә­гәр­ләр, са­тып алу­чы­лар бу­ла. Һәр як­шәм­бе 4-5 әр ма­ши­на тер­лек алып ки­лә­ләр, пе­чән, фу­раж, тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры, за­пас ­часть­лар, азык-тө­лек, бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, ху­җа­лык­ка, йорт­ка ни ки­рәк - ба­ры­сы да бар. Кыс­ка­сы, Ел­хо­вой яши һәм ки­лә­чәк­тә дә яшә­я­чәк!

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим