Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Елга буенда ял итүчеләр куркыныч табылдыкка тап булган

Идел елгасы ярында ял итүче өч кеше ярдан ерак түгел су эчендә 1 метр тирәнлектә мәет ятуын күреп ала. Алар аны судан тартып чыгаралар да, 112 номеры буенча шалтыраталар.

Фаразлар буенча, үлгән кеше 1982 елгы булырга тиеш. Аның үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана.

Шулай ук Яшел Үзәндә югалган кешенең дә үле гәүдәсе табылган. 55 яшьлек адәм Югары Осланга балыкка киткән булган. 2 июньнән бирле аны кызы эзләгән.

МЧС коткаручылары аның үле гәүдәсен судан тартып чыгарганнар. Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса