Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Электрон тәмәке зарарсыз, имеш...

Соңгы елларда электрон тәмәке модага кереде.

Янәсе, ул, гади тәмәкедән аерылмалы буларак, кеше организмы өчен зарарсыз. Бу имеш-мимешкә ышанып, мода куучылар да күп булды. Күптән түгел АКШ галимнәре игълан иткән ачыш көйрәтүчеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Баксаң, электрон тәмәке дә, гади тәмәке кебек үк, зарарлы икән. Галимнәр тәҗрибә үткәргән. 3D-принтердан кеше күзәнәгендә булган биополимердан ясалма үпкә чыгарлыган. Арытаба, "үпкә"гә электрон тәмәке пары җибәрелгән. Күзәнәкләр төтен тәэсире кебек үк, зур зарар күргән. Электрон тәмәке парында эретелгән химик катнашмалар җитештерүчеләр рекламасындагы сыман зарарсыз түгел икән. Рекламага азрак ышанып, сәламәтлегегез турында күбрәк уйлагыз, дуслар!

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса