Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Элек сак хезмәтендә эшләүчеләр Әлмәттәге бер кибетне “чистарткан”

Шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә элек эшләп киткән әлмәтлеләр кулга алынды. Алар кибет ишегенә ачкыч яратып, киемнәр һәм видеокүзәтү системасын урлаган булган.

Зыян күрүрчеләр килгән зыянны 50 мең сумлык дип бәяли. Тикшерүчеләр кибеткә килгәч үк җинаятәчеләрнең ике кеше булуын һәм сак хезмәтендә эшләгән булуларын фаразлый. Чөнки алар гына эш үзенчәлекләрен яхшы белеп әлеге гамәлне кыла ала. Алар 13 мең сумлык видеорегистарторны да урлый, шул рәвешле җинаять дәлилләрен юкка чыгарган була.

Кичкә таба хокук хезмәткәрләре егетләрнең эзенә төшә. Алар әлеге кибеттә эшләгән булып чыгалар. Хәзер беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителмәгән караклар үз гаепләрен таный. Бу уңайдан РФ ҖКның 158 нче маддәсе ("Урлашу") буенча җинаять эше кузгатылган. Урланган товар хуҗасына кайтарылган.

Резеда Мөхәммәтдинова

Әлмәт полиция бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса