Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ел буе авырмас өчен бүген нәрсә ашарга?

Һава торышының кискен үзгәрешләрен организм бик авыр кичерә.

Иммунитетны ныгыту өчен витаминнарга бай булган яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау зарур. Аерым урынны торма алып тора. Үзенчәлекле тәме белән аерылган яшелчә югары дәрәҗәдәге шифалы көчкә ия икән. Ул организмны ныгыта, салкын тиюдән саклый һәм дәртлелек көче өсти.
Бу яшелчә турында бүгенге көнгә чаклы бик кызыклы риваять сакланган. Имеш, Аполлоннан торманың файдалы үзлекләре турында сораганнар. Ул исә озын җөмләләр тезеп утыруның мәгънәсен тапмыйча, "Мин бу яшелчәне алтын белән бер тигезлектә күрәм" дип җавап биргән икән.
Моннан тыш, торманы рим һәм грек галимнәре дә үз хезмәтләрендә мактап язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса