Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ел башыннан Россиядә аракы җитештерү чирек тапкырга арткан

Россия май аенда 6,1 миллион декалитр (дал) аракы җитештергән. Бу күрсәткеч, узган елның мае белән чагыштырганда, 5,2 процентка кимрәк, дип белдерде Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат). Гыйнвар-май айларында аракы җитештерү 26,1 процентка арткан.

Коньяк предприятиеләре май аенда 639 мең дал күләмендә эчемлек җитештергән, ягъни узган елга караганда 10,5 процентка күбрәк коньяк чыгарылган. Биш ай эчендә әлеге эчемлекне җитештерү күләме 18,5 процентка арткан. Әлеге саннар Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт мәгълүматларына сылтама ясап китерелә, дип яза Интерфакс.

Федераль статистика хезмәте хәбәр иткәнчә, май аенда эчә торган су җитештерү (шикәрсез һәм өстәлмә кушылмаларсыз) 9,4 процентка, ягъни 0,5 литрлы 602 миллион шешәгә арткан. Биш айда бу күрсәткеч 7,8 процентка үскән.

Башка алкогольсез эчемлекләрне җитештерү май аенда 14,4 процентка кадәр кимегән. Әмма биш ай эчендә ул 0,6 процентка арткан.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса