Әлмәт таңнары

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «2017 елда торак базарында бәяләрнең төшүен сизәм»

«Экстрасенслар көрәше» проекты аша күпләргә таныш Алсу Газыймҗанова узган ел, «Шәһри Казан» редакция­сенә килеп, 2016 елга фаразларын әйткән иде. Ни хикмәт, сөйләгәннәрнең шактые чынга ашты.

Укучыларыбыз үтенечен искә алып, Алсудан 2017 елга фаразларын сорадык.

- Интригаларга бай, конфликт­лы, авыр ел артта калып бара. Киләсе ел тыныч була дип вәгъдә итмим, әмма, узганы белән чагыштырганда, гаделрәк, чагыштырмача уңышлы ел килә, - ди Алсу. - 2017 ел - Әтәч елы. Әтәч - үзсүзле, лидер, гадел, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче. Россия, Татарстан өчен дә бу ел уңышлы булачак. Фәнни яктан яңа ачышлар, медицина өлкәсендә сөенечле яңалыклар көтелә, мәдәнияттә, спортта яңа исемнәр билгеле булачак. Татарстанда яңа спорт объектлары төзелергә мөмкин. ­

Россия белән Төркия арасында конфликтлар булып торса да, кеше анда ял итәргә барудан туктамас. Ә менә Америка Кушма Штатлары белән безнең ил арасындагы дуслыкка шикләнеп карыйм. Мәгариф өлкәсендә дә реформалар күрәм, алар укырга керү, имтихан бирү процессларын гадиләштерүгә корылган булсын иде дип телисе килә. Халыкның яшәү сыйфаты яхшырачак. Беренче яртыеллыкта авыррак тоелса да, соңыннан икътисадта да тотрыклылык сизелер, кешенең киләсе көнгә ышанычы артыр. 2017 елда торак базарында бәяләрнең азга булса да очсызлануын сизәм. Гомумән, өй туйларына бай булачак киләсе ел.

Һава торышына килгәндә, кыш салкын киләчәк. Яз көне күп су күрәм. Җәй эссе, урыны белән корылык көтелә. Вакыты белән гарасатлар, янгыннар чыгуы да ихтимал. Әмма бу бәла-казаларны гадәттән тыш дип кабул итәргә кирәкми, ел да була торган хәлләр. 2017 елда авыл хуҗалыгында яхшы уңыш җыеп алыначак. Фермерларга зур игътибар биреләчәк.
Шунысын да онытмаска кирәк, кешенең киләчәге үзеннән тора. Тормышны үзгәртүне үзеңнән башларга кирәк. Шөкер итеп, һәр аткан таңга сөенеп, исән булуыңа Ходайга рәхмәт әйтеп яшәргә кирәк. Күп нәрсәне тиешенчә бәяләмибез, кадерен белмибез. Әйтик, балалары булган кешеләр моның нинди зур бәхет икәнен аңлап бетерми. Һәр нәрсәне башкаларныкы белән чагыштырып карарга кирәк. Кемдер гомер буе бала көтә бит. Сүз уңаеннан, быел гаиләләрдә балалар күп туачак, дип күрәм. Кешеләрдә бәйлелек көчле, кемдер компьютер уеннарына береккән, кайсы эчкечелектән арына алмый. Бу елда халыкны туганлык җепләрен ныгытырга өндәр идем. Әти-әниләргә хөрмәт белән карау, тарихыңны белү, үткәннәреңне барлау мөһим. Барысы да - бүгенгебез, киләчәгебез дә тамырларыбызга, гореф-гадәтләребезгә бәйле бит. Һәр кеше үзен кайгыртып яшәсен иде!

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: