Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эх, яңадан туа алсам...

Күпләр шундый мөмкинлек бирелсә, тормыш юлын бер үзгәрешсез кабатларга теләве турында әйтә. Икенчеләре узган юлын тагын да мәгънәлерәк, тулырак итәчәге турында хыяллана.

Роза Солтанованың "Ялгыш адым" исемле әсәрендә наркоман егет Сирин әнисенә язган соңгы хатында "Эх, яңадан туа алсам, хаталарны кабатламас идем", ди. Ләкин гомер кешегә бер генә тапкыр бирелә. Ялгышлары әсәр героена да кыйммәткә төшә: мизгеллек "кәеф" өчен ул гомере белән түли. Колшәрип авылы Мәдәният йортында узган наркотикларга каршы "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" акциясендә Мәмәт урта мәктәбе укучылары әлеге әсәрне сәхнәләштереп, яшьтәшләрен наркотикларга тиз ияләшү ихтималы, ләкин яман чирдән котылу катлаулы икәнлеген искәртте.

"Аек Әлмәт" сәламәт яшәү рәвеше клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев та чыгыш ясады бу очрашуда. Залда укучы балалар икәнен истә тотып, ул наркоманиянең зыяны турында гына сөйләп калмады, анализга балаларны да җәлеп итте. Баштарак "акыл сатарга җыйдылар" дигән фикерен эченә сыйдыра алмый, бөтен барлыгына чыгарган үсмерләрнең игътибарын тиз җыеп алды лектор.
"2000 елда рәсми теркәлгән наркоманнар саны 400 иде. Ә теркәлмәгәннәре ул вакытта 10 тапкырга артык дип фаразланды. Бүген наркодиспансерда исәптә 800 кеше тора. Ә чынлыкта алар...", дигән сораулы карашына залдагы укучылар "8 меңләп" дип җавап бирде. Юк шул, бер четерекле факт калган икән. 12 ел элек наркотикларның героин, кокаин, марихуана кебек төрләре таралган булса, хәзер бу исемлектә 96 төрдәге наркотик санала. Шуларның 55 генә закон белән тыелган. Димәк, бу наркоманнар саны бик күп тапкырларга артыграк дигән сүз. "2024 елга - сезнең балаларыгыз үсеп җиткән чорга алар күпме булыр?" Залда утыручылар бу сорауның җавап көтеп әйтелмәвен, ә уйланырга орлык салу өчен әйтелгәнен аңлады.
Акция вакытында укучыларга наркотик куллануның тәмәке һәм алкогольдән башлануы, илдәге үлем очракларының күпмесе шул яман гадәтләр нәтиҗәсендә килеп чыгуы турында да сөйләделәр. Балалар алдында 35 яшьлек Николай чыгыш ясады. Беренче тапкыр 13 яшендә тәмәке тарта, соңрак сырага, аннары катырак исерткеч эчемлекләргә күчүе, наркотиклар куллана башлавы турында гыйбрәтле язмышын ачып салды. Бу юлның ахыры билгеле: иң яхшы очракта хастаханә яки төрмә (Николай да дүрт тапкыр утырып чыккан), ә иң начары турында чара башындагы мини-спектакльдә әйтелде.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250