Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Египеттан 1300 татарстанлының кайтасы бар

«Казан» аэропортына Мисырдан тагын 675 турист исән-имин кайтып җиткән. Алар өч рейс белән очканнар.

Тыю башланганнан бирле Татарстанга барлыгы 2,4 меңнән артык кеше кайткан. Шуларның 572 се бала. «Казан» аэропортына ун, «Бигеш»кә бер рейс кайткан. 18 ноябрьгә кадәр тагын 9 рейс планлаштырылган. Шуның белән туристларны кайтару тәмамланачак.

Багажлар Мисырдан Мәскәүдәге «Внуково» аэропортына кайтып төшә икән. 110 берәмлеге Казанга кайтарылып, 16 багаж хуҗаларына тапшырылган инде.

700 ләп турист Мисырга планлаштырган сәяхәтен Төркиягә алыштырган.

Мисырга юллама алганнар өчен ТР аэропортларыннан башка юнәлешләргә очу да тәкъдим ителә. Я булмаса акчаларны киләсе броньнарга кадәр сакларга, яки суд аша кайтарырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса