Егет йөргән кызына пычак белән ташланган
ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмәдә яшәүче бер егет белән кыз арасында низаг килеп чыга.
Алар исерек була. Бервакыт 26 яшьлек егет никахсыз яшәгән хатынына пычак белән ташлана, корсагына кадый. Егет шунда ук үз гаебен танып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Вакыйга булган урында пычак табыла, егетне кулга алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа