Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Егет әнисен кыйнап үтергән

19 гыйнвар көнне бер йорт фатирында 58 яшьлек хатын-кыз мәете табыла.

Тикшерүчеләрнең фаразларына караганда, алдагы кичтә башкалада яшәүче хатын 23 яшьлек улы белән спиртлы эчемлек кулланган. Ике арада бәхәс кузгалып, егет әнисен кыйный башлый, йөзенә һәм тәненә суга, аягы белән типкәли. Башы нык имгәнү сәбәпле әни кеше урында ук җан бирә.
Җинаять кылуда шикләнелүче егет гаебен таныган. Тикшерү органнары үтенече буенча ул сак астына алынган. Тикшерү эше дәвам итә, җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса