Эчеп тотылган шоферларга тагын бер җәза
Руль артына хәмер кулланган хәлдә утырган шоферларга хәзер җәза катгый.
Юстиция министрлыгы җәзаның тагын бер төрен кулланырга тәкъдим итә: аек булмаган хәлдә тотылган шоферларның машиналары 30 мең сму штраф түләгәнче штрафстоянкада тотылачак.
Бу инициатива хупланырга охшаган. Автомобильләрне хәзер дә штрафстоянкага алып китәләр китүен, әмма штрафны түләгәнче тотарга дигән таләбе юк иде. Хәзер исә хәл башкача булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа