Әлмәт таңнары

ҺИЧ ОНЫТАСЫМ ЮК

Мин яшь чакта безгә бер хәер сорашып йөрүче әби кергән иде. Ул исәнлек-саулык сорашты да « Рөхсәт итсәгез сездә намаз гына укып чыгар идем», - диде.

Әни бик риза булып: «Укы, әби, укы. Йортка бәрәкәт иңсен, Коръән укып дога да кыл»,- дип аңа намаз укырга урыннар әзерли башлады. Миңа: «Кызым, әбиеңә комганга су салып бир, үзеңә әҗере булыр», - диде. Ул көнне әби бездә кунып чыкты. Кич белән сөйләшеп утырганда әби үзенең яшьли тол калып бер малай үстерүен, аның каядыр эшкә киткәч югалуын, йорты януын, хәзерге көндә туганнарында торуын, малае белән булган бер могҗизаны сөйләгән иде.
«Малаема, армиядән кайткач,- дип сөйли әби , - идарәдән бер иске бортовой машина бирделәр. Шунда эшләп йөргән чагында иртәгә ерак юлга барырга әзерләнеп кил дип җибәргәннәр. Без бик борчылдык. Ул вакытта әле ат юллары гына, машиналар бик сирәк, асфальт юллар юк, буровой факеллары да юк заман. Улым юлга чыгып киткәндә «И, балам, бу пычрак, бозлавык юллардан ничек йөреп кайтырсың икән, Аллаһының гаеб ирәннәре, Хозер гәләяссәләм сиңа юлдаш булсын, дип, теләкләр тели-тели озаттым. Шул юллардан исән-имин кайткач улым сөйләде. Шул вакыт әбинең күзеннән яшьләре тәгәрәп төште. Улы күз алдына килеп күңелләре нечкәреп китте, күрәсең.
«Әнием, - дип мине аркамнан сөйде дә,- синең теләкләрең кабул булды, юлларым авыр да, уңышлы да булды»,- диде.
Беләсеңме, әни, юллар шундый пычрак, ат юллары чокыр-чакыр, машина тәгәрмәче берсеннән чыга, икенчесенә бата. Шулай азапланып урманга килеп җиттем. Урман эчендәге юллар тагы да начаррак икәнен яхшы беләм. Шуңа күрә бик кайгырдым. Урманга керү белән берничә чокыр үтүгә, бер тирәнрәк чокырга машинаның алгы тәгәрмәче төшеп тә утырды. Күпме җәфалансам да чыгара алмадым. Караңгы төшеп килгәндә кара урман уртасында берүзем калдым. Хәлдән таеп, бер кискән агач төбенә утырдым да, «әнием, кая соң синең гаеб ирәннәрең, кая Хозер галәяссәләмең», дип, ачы күз яшьләрем белән елап җибәрдем. Шул вакыт аяк тавышы килгән кебек булды. Башымны күтәреп карасам, мин үткән юлдан яшел чапан кигән, ак чалмалы, таякка таянган бер бабай килә. Бу вакытта ни уйлаганмындыр, әйтә алмыйм, ул инде миңа якын иде. Таягы белән машинага күрсәтеп, «кабызып кара», диде. Мин нишләгәнемне белмәслек хәлдә, машинаны кереп кабыздым. Машинам бер-ике тапкыр гына дөрт-дөрт итеп алды да, чокырны чыгып та китте. Ике-өч метр үткәч бабайны утыртыйм дип машинадан төшсәм, бабайны бүтән күрмәдем. Шуннан бер туктамый барасы җиремә барып җиттем. Әгәр бу хәлләрне кеше сөйләсә һич ышанмас идем, ләкин булмас димә икән», - дип сөйләп калдырды.
М.Хөснетдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров