Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дуслык хатлары (Рафаил Төхфәтуллин архивыннан)

Язучы фронтовикларның 55 елга сузылган дуслык тарихы ("Әти архивындагы маҗаралар" циклыннан) (Ахыры. Башы газетабызның 12 октябрь санында)

Әтинең чираттагы хатлары Мәхмүт Хөсәенгә:

"Мәхмүт дускай!

Күптән инде сиңа бер хат салган идем. Шулай ук синең үтенечең буенча 3 данә "Пионер каләме" дә җибәрдем. Ләкин шулай да әлегә кадәр алганым юк. Сиңа моның өчен бик нык үпкәлим.

"Артек"та ял итеп кайттың, Кырымның искиткеч hавасын суладың, гүзәл Кара диңгезнең суларында коендың, никадәр күп нәрсәләр күреп кайттың, никадәр бәхет и шатлык сиңа! Ләкин нигә инде шуларны дустың белән уртаклашмаска! Мине бөтенләй оныттың. Үзеңнән түбәннәр белән язышасың килми ахыры! Комсомолга бер дә килешми инде бу!

Үземә килсәк, хәзер минем адрес үзгәрде. Шушы елның сентябрендә Тат. Рес-ның Кызыл-Юл районы, Яңа Кенәр авылына күчеп килдек. Авыл яхшы гына. Кызыл-Юл районының үзәге. Үзендә урта мәктәп тә бар. Библиотекасында китап бик күп. Бусы минем өчен бик яхшы!

Авыл шактый матур урында урнашкан. Якында гына урман бар. (Яратам да соң урманны!)

Мин дә хәзер комсомолга кердем. Үзебезнең класс газетасының редакторы булып эшлим. 1нче чирекне уңышлы тәмамладым.

Бездә хәзер кыш. Мин ак күбәләкләрдәй шаяра-шаяра төшәргә урын эзләгәндәй акрын гына очынгалап йөрүче кар бөртекләренә сәгатьләр буена карап торырга риза! Яратам мин аларны. Алар миңа үзебезнең шат балачагыбызны хәтерләтә-ләр кебек!

Кыш! Бөтен җир ап-ак! Ягымлы кояш салкынча гына елмая. Кышкы hава рәхәтлән-дерә. Күңелле!

Сиңа үземнең "Чәчкә" исемле лирик хикәямне җибәрәм. Хикәям турында үзеңнең тән-кыйди карашыңны язып җибәр. Обязательно җибәр. Онытма!

Ярый, хуш!

Минем адрес: Тат. Республика дер. П/о Нов.-Кинер.

Кызыл-Юлский р-н ср. школа.

Хат көтеп калам.

Сәлам белән: Рафаил Төх-фәтуллин".

10.12.39 ел.

"Мәхмүт иптәш!

Хатыңны алдым. Әйе, минем үпкәләвем урынсызрак булган икән шул, гафу ит инде. Ул менә ничек булды: үземнең беренче хатыма җавап алгач та сиңа озын итеп хат яздым, шулай ук син сораган журналларны hәм бер карточкамны да җибәргән идем. Ләкин алар, күрәсең, тапшырылмаганнар. Ә мин бик озак җавап көттем, көттем, ниhаять чыдамадым, сиңа азрак үпкәләп хат салдым. (Ләкин бу син уйлаганча ук бәла ягу түгел, ә болай гына, дусларча үпкәләү генә иде).

Я, әйдә ярар, килешик, hәм бу аңлашылмауны тизрәк онытыйк.

Шулай, мин теге хатымда язганымча яңа урынга күчеп килдек. Хәзер инде яхшы гына ияләштем. Тыныч кына укып ятам. Комсомол сафына кердем. "Пионерская правда" ачкан "Разведчики" уенында катнашам.

Мәхмүт!

Мин сиңа берничә сорау бирәм (мин моны тапшырылмаган хатымда да язган идем).

Синең Казахстанның халык акыны Җамбулны күргәнең бармы? Булса очрашу истәлегеңне яз.

Син кайчан яза башладың, беренче шигырең басылдымы?

Хуш!

Ком. сәлам белән Р. Төхфә-туллин.

Син миңа hәрвакыт Сез дип мөрәҗәгать итәсең. Болай итмә, ә дусларча син дип кенә әйт. Якын дуслар hәрвакыт шулай итәләр бит. Хат көтәм".

25.12.39 ел.

"Мәхмүт дус!

Синең 25/11 ендә язган хатыңны алдым. Минем "Артек" турындагы сорауларыма тулы җаваплар язгансың, рәхмәт!

Син "Пионер каләме"нең 12 нче номерын сорагансың икән. Ләкин моны таба алмадым. Чөнки үземә бу номер килмәде, подпискам тулган иде.

Мәхмүт! Миңа үзеңнең бер иң яхшы шигыреңне җибәр әле! Мин аны дуслыгыбызның истәлеге итеп күңелгә бикләрмен hәм үзебезнең мәктәптә үткә-релә торган әдәби кичәләрдә укырмын!

Аннан соң үзеңнең язылган, язылачак hәм языла торган әсәрләрең турында миңа яз!

Укуыңда hәм эшеңдә уңышлыклар теләп, сәлам белән:

Рафаил Төхфәтуллин".

6.03.40 ел.

"Мәхмүт дус!

Сиңа кайнар сәлам җибәрәм hәм күңелле ял теләп калам.

Үзем 8 классны отлично hәм яхшы билгеләренә тәмамлап 9 класска күчтем. Хәзер яхшы гына ял итәм. Су коенам, физкультура белән шөгыльләнәм, кояш нурларыннан файдаланам. Кичләрен тәмле хыялларга бирелеп, ярыша-ярыша кычкы- рышкан балалар тавышын тыңлый-тыңлый, үзем дә яр буеның матур күренешләрен чагылдырган тыныч су өстенә карап, бик озак яр буенда утырам; офыкны алсуландырып баеп баручы кояш нурларына кул болгап озатып калам. Хуш исле чәчәкләр исен иснәп, җырчы кошларның шат җырларын тыңлап, акрын гына бакча буйлап атлыйм. Кешеләрнең эчке характерын, үзенчәлекләрен табарга тырышып аларның эчләренә керер- дәй булып карап узам. Аларның сөйләшүләренә колак салып базарларда тулганам. Үз яныма малайларны, иптәшләремне җыеп урманнарга, болыннарга чыгам. Әбиләрне-бабайларны әкият сөйләтеп алҗытып бетерәм. Менә боларның бары- сын да түкми-чәчми көндәлегемә яза барам. Фольклор материалларын аерым, ишеткән кызыклы фразаларны, сүзләр-не, вакыйгаларны аерым дәфтәргә язам. Шулай итеп, хикәяләрем килеп чыга. Шушы арада "Фәйзүк" (хикәя), "Вәли белән Гали" (фельетон) исемле нәрсәләрне яздым hәм "Костер янындагы хикәяләр" исемле хикәяләр циклы өстен-дә эшли башладым. Моның инде "Васият", "Инженер хи-кәясе" исемле бүлекләре языл- ды да.

"Яшь ленинчы"да минем "Әнәснең теше" hәм "Беренче көн" исемле әйберләрем басылып чыкты. Укыгансыңдыр.

Мин Ю.Твердин (Куйбышев), Фатыйх Хөсни (Казан), Н.Баязитов, М.Галиевлар (Олы-Мәң- гәр) белән язышам.

Миңа 16 яшь.

Хат көтеп Рафаил Төхфәтуллин".

15.06.40 ел.

Әлеге хатлардан ачык күренә, әти Абдулла Алишның киңәшләренә колак салган, халык мәкальләрен, әйтемнәрне язып бару өчен дәфтәр башлаган. Бу аңа алга таба бик ярдәм иткән.

"Мәхмүт иптәш!

Син инде, әлбәттә, миңа бик каты ачуланасыңдыр. Гафу ит... синең үтенечеңне (П.К.№12) үти алмавым оятыннан, буш вәгъдәләр белән генә хат язарга теләмичә мин язышуыбызны туктатып торган идем. "П.К."не соратып барлык иптәшләремә хат яздым. Ләкин... үч иткәндәй, барсы да төрле сәбәп табып, кире язалар. (Алар белән ачуланышып та беттем). Шулай да Азнакай урта мәктәбе укучысы С.Фәйзиев шактый тырышып эзләп тә таба алмагач, "П.К." редакциясенә хат язып, аннан синең шигыреңнең күчермәсен алып, миңа җибәр-де. Бу күчермә, әлбәттә, сине канәгатьләндерә алмаса да, синең үтенечеңне ничек тә үтәргә тырышуымны күрсәтү өчен аны сиңа җибәрәм. Киләчәктә "П.К" журналының үзен дә ничек тә җибәрергә тырышырмын.

Үзем таза-сау. Хисләремдә давыл, уйларымда өермә, йөрәгемдә Идел ташкыны... Шулай да мин хәзерге тормышым белән hич, hич канәгать түгел. Күңелем нәрсәдер эзлә-нә... Күңелсез мәктәп тормышы (әйе, Яңа Кенәр мәктәбе минем өчен бик, бик күңелсез. Сәбәп-ләрен, теләсәң, киләсе хатым- да язармын), өемдәге эчпоштыргыч обстановка, эч серлә- реңне, киләчәк планнарыңны уртаклашырлык чын дусым (Рәфгать Бикчәнтәй, Казан), аның турында да киләсе хатымда язармын) янымда булмау - вакыты белән минем өермәле хисләремне җиңеп, күңел төшенкелегенә бирелергә мәҗбүр иткәлиләр. Ирексездән кешеләрдән читләшеп, ялгызым уйланып утырам... Күңлем еракка, еракка китә. Уйларым ташкалага, Кремльгә барып тоташалар да тагын уйларымда давыл, йөрәгемдә көчле ташкын башлана... Бу кичерешләрне язып аңлату читен.

Бу арада әдәби иҗат белән шөгыльләнүне дә туктаттым. Социализм чорының социалистик реализм методы белән үлмәс әсәрләр тудыру дәрте аркасында туган башымдагы мең төрле тормыш сорауларыма җавап биреп бетерми торып мин яңадан әдәбият мәйданына килмәячәкмен. Ләкин мин бу сорауларга җавап табып, әдәбиятка үз сукмагымны салып, үз иҗат җимешләрем - йөрәкләр-дә көрәш, оптимизм дәрте тудыра торган әсәр белән әдәбиятка килермен. Моның өчен бәлки ярты, бөтен гомерем дә китәр. Ләкин мин үз теләгемә ирешермен, ирешермен! Быелгы җәйге каникул вакытымны авылда, табигать кочагында үткәрдем. Рәхәт урман hавасын суладым, кояшта кызындым. Әдәбият белән дә мавыктым. Кайбер әсәрләрем матбугатта да чыкты. Зурраклары: "Чәчкә", ("Яшь ленинчы"), "Наиль дус" ("Пионер каләме"), "Шәриповның борылырга да вакыты юк" (фельетон, "Яшь сталинчы"). Шулай ук республика күләмендәге үзешчәнлек олимпиадасына катнашып библиотека белән бүләкләндем. "Яшь ленинчы", "Яшь сталинчы" газеталары шушы уңай белән үз битләрендә бу беренче тәҗрибәләрем турында язып та үттеләр.

Дускай! Минем берәр әсә-ремне газетада очратмадыңмы? Алар турында үз фикереңне яз! Чөнки мин яңа көч белән яңадан әдәбиятка кайтырга җиткән вакытта бу беренче шат балалы- гым тәҗрибәләре турында үземнең hәм иптәшләремнең ка- рашларын ныгытып калдырырга телим.

Үзеңдә ни хәлләр? Укуың ничек бара? Нинди яңа әсәрләр яздың? h. б.

Хуш! Ком. сәлам белән Рафаил Төхфәтуллин.

Тат.АССР, Кзыл Юльский р-н, дер. Новый-Кинер, СШ.

Тухватуллину Рафаэлю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250