Әлмәт таңнары

Дуслык хатлары

("Әти архивындагы маҗаралар" циклыннан) Фәнис Яруллинның "Казан утлары" журналында 2011-2012 еллар дәвамында басылган "Хәтер төпләрендә утлы күмер" исемле көндәлек язмаларын укыдым һәм тагын бер тапкыр аның көчле рухына, талантына, тормышны яратуына, аналитик акылына, кешелеккә хөрмәтенә сокландым. Нинди зур авырлыклар кичереп яшәгән ич ул һәм күпме гамәл кылырга өлгергән!

Кайчакларда әлеге язуларны күз яшьләренә чыланмыйча укып булмый. Көндәлектәге язмалар түбәндәге сүзләр белән тәмамлана:
Бу дәфтәрне менә бүген тәмамлыйм,
Инде хәзер шигырьләр дә язалмыйм.
Гомеремнең офыгына җителде,
Йөрәк инде парә-парә тетелде.

Үтте гомер тартышып һәм көрәшеп,
Кешеләргә байлыгымны өләшеп.
Яр читенә килеп җиттем, хушыгыз,
Шигырьләрем, кошлар булып очыгыз.

Монда уйлар, монда хисләр дәрьясы,
Монда бар да гел чынбарлык, ялган юк.
Кәгаземне атам бүген еракка,
Көрәшергә, ярышырга чамам юк.
30 октябрь, 2010 ел.

Каләмемә әйттем: тукта!
Көндәлеккә куям нокта.
Кемдер ягар аны утка.
Сүзләр янар дөрли-дөрли,
Ялкын әйтер: тукта, тукта.

31 декабрь, 2010 ел.

Шулай туры килә, 2010 елның соңгы көннәрендә, тәмам хәлсезләнгән шагыйрь каләмен читкә куйган чакта, ул минем Яңа ел белән котлавымны һәм әтием - танылган язучы Рафаил Төхфәтуллин турында берничә юл язуын сорап язган хатымны ала. Фәнис абый кабаттан тыңларга теләмәгән, көчсез кулларына каләм ала, аны ике кулы белән тотып, тигез булмаган хәрефләр белән миңа хат яза һәм "Сөенечләр бүлешү" китабына автограф куя. Нурсөя апа Фәнис абыйның бүләге - китап белән хатны бандероль итеп миңа юллый. Менә әлеге хат:

"Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!
Сезнең хатыгызны алганга берничә көн узса да, җавап яза алмый тордым, чөнки бик каты авырып ята идем. Әйе, сезнең әтиегез Рафаил Төхфәтуллин белән берничә хат алыштык. Ул киң күңелле, олы җанлы, кешеләргә ярдәм кулы сузарга hәрвакыт әзер торучы чын кеше иде. Минем матбугатта чыккан беренче шигырьләрне күреп алып hәм шуларга үзенең бәясен биреп, мине рухландыручы язучыларның берсе булды Рафаил абый.
Мин барлык әсәрләрен укып барырга hәм аңардан үрнәк алырга, иҗатымда аның кебек осталыкка, камиллеккә ирешергә тырыштым.
Сезнең әтиегез Рафаил абый тормышны яхшы белә hәм тормыш чынбарлыгын әдәбият кануннары аша укучы күңеленә нечкә психологик юллар белән ярып сала белә иде. Соңгы елларда аралышып яшәмәсәк тә, ул минем күңелдә якты эз калдырган кеше. Соң булса да Рәхмәт, Рафаил абый, Сезгә!
Рөстәм, минем "Сөенечләр бүлешү" дигән китабымда Рафаил абый турында кайбер истәлекләр бар (25-26 биттә).
Почеркым бик начар, гафу итегез.
Рөстәм әфәнде, сезнең барлык гаилә членнарына: хатыныгыз Саҗидәгә, балаларыгызга hәм оныкларыгызга сәлам белән Ф. Яруллин".
3 гыйнвар, 2011 ел.
Фәнис Яруллинның "Сөенечләр бүлешү" китабындагы автографы:
Рөстәм, Саҗидә!
Без һәммәбез җирдә берәү генә,
Һичкемнең юк җирдә алмашы.
Үз язмышын иңнәренә салып,
Бара алга адәм баласы.
Хөрмәт белән Ф.Яруллин.

2 гыйнвар, 2011 ел.

Фәнис Яруллинга хат белән мөрәҗәгать итәргә мине нәрсә этәрде соң? 2010 елның соңгы көннәрендә, Фәнис абый гомере буена кешеләргә үз байлыгын өләшүе, хәзер инде язарга көче калмавы турында язганда, мин әтинең архивын актара башладым. Кәгазьләр арасында бик күп танылган татар язучылары Г.Бәширов, Ф.Хөсни, С.Хәким, И.Туктар, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Ш.Галиев, А.Гыйләҗев, М.Хөсәен һәм башкаларның хатлары килеп чыкты. Мине аеруча Фәнис Яруллинның 1962 елда язган хаты һәм әтинең аңа юллаган хат караламалары кызыксындырды. Бу көчле рухлы ике инвалид язучының искиткеч хатлары! Фәнис Яруллин, армиядә турникта физик күнегүләр ясаганда умыртка сөягенә зыян китергән һәм шул чордан ук урын-җиргә дучар булган. Әмма әлеге хәлендә дә мәктәпне, Казан университетын тәмамлаган, өйләнгән, Муса Җәлил, Тукай исемендәге премия лауреатлары, Татарстанның халык шагыйре булган. Ә 1962 елда аңа 24 яшь һәм 8 сыйныф белеме генә булган. Шушы елның 21 февраль санындагы "Яшь ленинчы" газетасында Фәнис Яруллинның беренче шигырьләре һәм Марс Шабаевның аның турындагы мәкаләсе басыла. Минем әти, газетаны уку белән, шул ук көнне Ф.Яруллинга хат яза һәм бүләккә үзенең китабын җибәрә. Мөгаен, Ватан сугышы инвалиды, көн саен миендәге немец минасының калдыкларыннан баш авыртуы белән җәфаланган минем әти Фәнис Яруллинның сызлануларын аеруча сизгәндер һәм газетадагы мәкаләгә җавап язган беренче язучы булгандыр.
Әтинең архивында Ф.Яруллинның 4 хаты, җавап хатларының ике караламасы, Фәнис Яруллин әсәрләренә әти тарафыннан язылган ике рецензия саклана.
Хатларны укыгач, мин аз белемле, ятакка береккән егетнең грамматик хаталарсыз, матур эчтәлекле, тормышчан язмаларына шаккаттым. Сезгә бүген әти белән Фәнис Яруллин алышкан хатларны тәкъдим итәм:

"Фәнис туган!
Бүген генә сезнең турыда "Яшь ленинчы" газетасыннан укыдым hәм бик дулкынландым, шул ук вакытта бик шатландым да. Сезнең авыр язмышыгыз йөрәкләрне әрнетеп җибәрсә дә, шул авыр язмышны геройларча җиңә алуыгыз чын-чыннан куандырды. Ә инде шул ук газетада шигырьләрегезне укыгач, куанычым икеләтә артты.
Молодец Сез, Фәнис туган! Бирешмәгез, нык торыгыз, яңа җиңүләр яулагыз! Шундый авыр хәлегездә дә сокланырлык матур шигырьләр язуга ирешкәнсез икән, бу - Сезнең бик зур җиңүегез. Ишәйгәннән ишәя барсын Сезнең ул җиңүләрегез!
Марс Шабаев әйткәнчә, сезнең янга пионерлар килеп йөрсә, алар сезнең шигырләрне күчереп язуда ярдәм итсәләр, теге-бу йомышларыгызны үтәсәләр бик әйбәт булыр иде. "Яшь ленинчы" чыгуыннан соң, бу нәкъ шулай булыр да дип ышанып калам. Шулаймы?
Мин Сезнең хәлне, Фәнис туган, ихтимал, кемгә караганда да яхшырак аңлыймдыр кебек. Мин Ватан сугышы инвалиды, башым яраланып бик авыр көннәр кичердем, хәзер дә даими дәваланып торырга туры килә. 1959 елда, шул ярам аркасында кабатлангалап торган приступларымның берсендә, күкрәк умырткамны сындырдым, айлар буе гипста яттым, хәзер корсет белән йөрим. Һәркөнне физзарядка, салкын обтирание, күңелгә аз гына да боегырга ирек бирмәскә омтылу - бик зур ярдәм итә. Шулай итеп, акрын- акрын эшләп ятам. 1959 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнәм.
Әйдә, Фәнис туган, язмыш дигәненә аз гына да буйсынмыйча, чын тормыш, ялкынлы иҗат, зур җиңүләр дәрте белән яшик!

Сезгә сәламәтлек hәм сәламәтлек теләп, күп сәламнәр белән Р.Төхфәтуллин".
22 февраль, 1962 ел, Әлмәт шәhәре.

"Рафаил абый!
Сезнең шулай туганнарча якын итеп хат язуыгыз мине бик сөендерде әле. Мин сезне моңа кадәр бик таза кешедер дип күз алдыма китерә идем бит. Чөнки сезнең язган әсәрләрегездән яңгырдан соң нарат урманыннан бөркелгән тәмле саф hава кебек тормыш шатлыгы, күңелне иркәли торган җылы хисләр бөркелеп тора бит. Дөрес, сезнең әсәрләрегезгә бәя бирер өчен мин әле бик яшь, тавыкны йомырка өйрәтү булыр иде, шулай да шуны әйтеп үтәсем килә, бик йөрәккә үтеп керерлек итеп язасыз Сез. Минем дә шундый матур әсәрләр тудырасы килә дә, көч җитми. Кайвакыт матур хыялларга бирелеп кулга ручка аласың, башта ниндидер бик әйбәт фикерләр дә була, ләкин яза башласаң, үзең бирергә теләгән нәрсә килеп чыкмый да, тагын каушыйсың. Янда бер дә ярдәм сорардай, киңәш-ләшердәй кеше булмау да бик начар. Кайвакыт гади генә нәрсәләрне төшенә алмый да бик озак баш ватарга туры килә. Бигрәк тә белем җитмәү үзен сиздерә. Дөрес, мин әдәбиятка кагылышлы тәнкыйть мәкаләләрен, рецензияләрне, китап күзәтүчеләрне - берсен дә калдырмыйча укып барырга тырышам. Ләкин андый нәрсәләр дә матбугатта сирәк күренәләр. Аларны укып кына язучы булып булмый бит әле, общий кругозор дигән нәрсә таррак ахыры миндә. Минем дә сезнең кебек повестьлар, хикәяләр язасы килә, язгалап та карыйм, барып чыкмый, үземә дә ошамый язган нәрсәләремнең кайберләре. Кешеләр белән аралашып булмау да комачаулый. Никадәр күп укысаң да, тормышны ныклап белү өчен ул гына җитми. Һәрвакыт кешеләр белән бер тормыш казанында кайнасаң гына чын тормышны язып була. Хәзер теге газетада язганнан соң укытучылар, укучылар, авыл комсомоллары киләләр. Язган әйберләрне күчереп язарга ярдәм итәләр. Кешегә диктовать итеп яздыру бик кыен нәрсә икән ул. Берүзең тыныч кына уйлап язуга җитәме соң! Шуңа начар язсам да, менә бу хатымны да үз кулым белән язам.
Минем янга февраль азакларында Әлмәт артистлары килеп киткәннәр иде. Алар сезне дә, Гариф Ахуновны да, Әдипне дә яхшы беләләр. Минем берничә яңа шигырьне дә язып алганнар иде шундагы язучыларга күрсәтербез дип. Мин аларга: "Берәрсе килеп китсен әле минем янга, әйтегез", - дигән идем. "Берәр яхшырак больницага урнаштырырга алынырлар, бәлки. Синең үтенечне әйтербез", - дип киткәннәр иде алар. Әллә инде кайту белән минем турыда оныттылар... хәбәрләре юк. Минем бу хатымны алгач, Гариф Ахунов беләнме, яки башка кеше белән сөйләшеп карасагыз иде, бәлки минем янга килеп чыгарлар. Әлмәт ерак түгел бит, өч сәгатьлек юл.
Үзегез килә алмассыз инде, сәламәтлегегез бик шәптән булмагач. Юлда йөрү кешене бик вата бит ул. Минем янга Марс Шабаев килеп китте, ике көн бездә булды, шигырьләрне бергә тикшердек, бик күп киңәшләр бирде, бик яхшы консультация биреп киткән иде. Ләкин ике көндә нәрсә генә сөйләшәсең инде. Без бары язылган шигырьләр турында гына сөйләштек, ә бит язылмаган, башта гына йөри торганнарын шайтан белсен күпме икәнлеген. Алар hаман туа торалар.
Минем 5-6 шигырь "Совет әдәбияты"нда басылачак бугай әле апрель санында. Марс Шабаев шулай дип язган иде. Мин хәзер бөтен яңа шигырьләремне шуңа җибәреп торам. Рафаил абый, сез Казанга еш барасыздыр инде, шунда барган вакытта Марс Шабаевка минем шигырьләрне редакцияләргә ярдәм итсәгез иде. Минем инде хәтсез шигырь бар. Әле кичә генә берничәне җибәрдем тагын. Сездән тагын шуны сорарга теләгән идем: Сез профессионал язучымы, әллә башка берәр вазыйфа башкарасызмы? Сезнең әсәрләрегез бик күп чыга бит, ничек шулкадәр яза аласыздыр.
Мин сезгә үземнең кечкенә генә бер мәсәлемне җибәрәм, үз фикерегезне язарсыз инде хат язганда.

Кайчы белән инә


Бер нәзек инәгә кайчы

болай дип дәшкән көлеп:
- Син шулкадәрле кечкенә,
Үсә алмыйсың hич кенә
Зур булып минем кебек.
- Син, кайчы дус, үзең дәү дә,
Турап кисәсең генә.
Ә мин әйберләрне тегәм,
зурайтам, матурлыйм, чигәм, -
дип җавап биргән инә.


Сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп, кайнар сәлам белән Фәнис Яруллин".
7 март, 1962 ел

"Исәнме, Фәнис туган!
Күп сәламнәр hәм изге теләкләр күндереп калам.
Хатыңны алдым, җавапны бераз соңлабрак язам, кайбер нәрсәләрнең ачыклануын көттем. Ачыклабрак әйткәндә, без, Әлмәттәге иптәшләр, синең янга барып чыгарга уйлыйбыз. Әдип Маликов белән Гариф Ахунов өйдә юклар иде, инде җыелгач сөйләштек тә, апрель аенда барырга булдык. Шунсыз hич бушап булмый, гафу ит, туган. Гариф яңадан Казанга, Әдип Зәйгә, үзем иртәгә Азнакайга чыгып китәм.
Гарифка "Совет әдәбияты"ндагы синең шигырьләр турында кайгыртуны, Язучылар союзында сине дәвалау чарасын күрүне сөйләшүне йөкләп җибәрдек. Нәтиҗәләре турында ул кайткач хәбәр итәрбез әле.
"Кайчы hәм инә" мәсәле турында берничә сүз. Төзелеш ягыннан матур гына эшләнгән. Биш юллык строфа hәм рифмаларның үзенчәлекле яңгырашы (2-5, 3-4) эзләнүеңне күрсәтә, мәсәл өчен уңышлы үлчәү тапкансың. Ләкин, Фәнис туган, мәсәлеңнең мәгьнәсенә игътибар итеп бетермәгәнсең. Кайчы да, инә дә - алар эш кораллары, бер-берсенә ярдәмчеләр. Аерым-аерым алар берсе дә тулы эш күрсәтә алмыйлар. Димәк, бер-берсен кимсетергә, үзләрен генә өстен күрсәтергә маташулары урынлымы? Бу турыда уйлап кара әле. Бәлки, беребез зур, беребез бәләкәй булсак та, бер үк зур эшне башкарабыз, беребездән башка ялгызыбызның хезмәте ярты-йорты гына булыр иде, дигән уртак фикергә килсәләр яки укучыны шул фикергә этәрердәй сюжет корсаң, әйбәтрәк булмасмы? Ә бу килеш матбугатка тәкъдим итми торырга киңәш бирер идем.
Мин үзем әйберне язып бетергәч, беразга кадәр редакцияләргә җибәрмичә "суынырга" куеп торам. "Суынгач" алып укып карыйм да, үзем үк күп кенә ялгышларымны, уйланып бетмәгән җирләрне табам. Шулай кабат эшләгәч, соңыннан редакцияләр белән бәхәс-мазарлар да бик кими.
Үзең тагын нәрсәләр язасың? Тазалык алга бармыймы?
Фәнис туган, күңелгә аз гына да боегырга ирек бирмик! Язмыш дигәненең арт ягына тибеп, үз дигәнебезчә нык торыйк, Фәнис!

Иң изге теләкләрдә калучы Р. Төхфәтуллин".
26 март, 1962 ел, Әлмәт.

(Дәвамы бар).

Рөстәм ТӨХФӘТУЛЛИН

strong

strong

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров