Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дүрт үсмер кибет баскан

Полиция бүлегенә 54 яшьлек сатучы телефоннан шалтыратып, кассадан акча талаулары турында хәбәр итә.

Ханым маскалар кигән ике егетнең пистолет белән куркытып кассадагы 6 мең сум акчаны талап алулары турында сөйләп бирә. Шул ук кичне полиция хезмәткәрләре талаучыларның эзенә төшәләр. Алар икәү генә түгел, дүртәү булып чыга. Икесе, 16 яшьлек үсмерләр, тышкы якта сакта торганнар. Шулай итеп 15-18 яшьлек дүрт үсмер кулга алына. Иң өлкәненнән 4,5 мм калибрлы «Гледчер» пневматик пистолеты табып алына. Шәһәрнең бер көллиятендә белем алучы әлеге егет аны танышыннан алуын әйтә.

Хәзер яшь җинаятьчеләргә карата эш кузгатылган. Аларны 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса