Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дүрт көн буе Әлмәт 13 яшьлек югалган кызны эзләде

Ата-ана өчен иң зур хәсрәт - баласын югалту.

Кайбер чыганакларга караганда, Россиядә елына 15 мең бала югала. Бу - һәр ярты сәгать саен бер, тәүлегенә 48 сабый дигән сүз. Шул югалган, качкан кырык сигез баланың дүртесе табылмый. Ә безнеке табылды!

22 октябрьдә Түбән Мактама бистәсенең 2 нче мәктәбе укучысы 13 яшьлек Ренита Спирихинаның югалуы турында беренче хәбәр социаль челтәрдә пәйда булды. Соңрак бу хәбәрне эчке эшләр идарәсе раслады. 4 көн бөтен шәһәрне аяк өсте тоткан вакыйганың чишелеше, шөкер, яхшы булды. Дөрес, кемнәргәдер. Балигъ булмаган баланы читкә алып китүче өчен бу "чишелеш" дәвам итә әле.

Әлмәт эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге тараткан мәгълүматларга караганда, Ренита 22 октябрьдә бию түгәрәгенә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Югалуының икенче көнендә әти-әнисе полициягә гариза яза. Кызны эзләүгә эчке эшләр идарәсенең шәхси составы тулысы белән җәлеп ителә. Бу эштә волонтерлар, студентлар да катнаша. Полиция хезмәткәрләре әти-әниләрдән, укытучылардан, сыйныфташларыннан сорау ала. Йортлар, түбәләр, подвал, коелар, ташландык корылмалар тикшерелә. Халык арасында да кызның фотоларын тарату эше оештырыла. 5 нче көн дигәндә кыз баланың табылуы турында хәбәр иреште: Әлмәт полицейскийлары аны Оренбург өлкәсендә тапкан. Исән-сау!

Тикшерү-эзләү чаралары нәтиҗәсендә шулар ачыклана: 22 октябрьдә әти-әнисе белән талашып, өеннән чыгып киткән кыз 1982 елгы танышына кунакка килә. Егеткә ул үзенә 17 яшь дип белдерә. Үзен өеннән әти-әнисе куып чыгарды дип ышандыра. Вакыт бик соң булу сәбәпле, биредә куна ук кала. Икенче көнне 1967 елгы уртак танышлары Ренитага Оренбургка төзелеш объектына пешекче булып акча эшләргә барырга тәкъдим итә. Полиция хезмәткәрләре эш бирүче белән элемтәгә кереп, бу мәгълүматның хаклыгын тәгаенли. Бүгенге көндә балигъ булмаган кызны республикадан читкә алып чыгу факты буенча тикшерү эше бара. Ә элегрәк тикшерү комитеты Җинаять кодексының 105 нче маддәсе ("үтерү") буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Белгечләр фикеренчә, өеннән качучыларны, һичшиксез, тәртипсез гаиләдә тәрбияләнүче дип уйлау дөрес түгел. Өлкәннәр өчен вак-төяк тоелган нәрсәләр бала күңеленә башкача йогынты ясый, ди алар. Түбән Мактамадагы югалуның дөреслеген тикшергәндә миңа да мәктәптән гаиләнең тәртипле, кызның исә "4" ле, "5" ле билгеләренә генә укуы, бию түгәрәгенә йөрүе турында әйттеләр.

Полиция вәкилләренә ярдәм йөзеннән тәүлек буе эшләгән хезмәтләргә, кеше кайгысына битараф калалмаган әлмәтлеләргә район башлыгы да рәхмәтен ирештерде.

- Бу вакыйгадан һәркем нәтиҗә ясарга тиеш! - диде ул.

P.S. Интернетта теләсә нинди, шул исәптән уйдырма мәгълүмат таралган бу заманда моның ише хәбәрләрнең дөреслеген тәгаенләү, гомумән, кирәкме? Кирәкми диючеләр битараф кына вакыйга чишелешен читтән күзәтүчеләрдер, мөгаен. Ә кирәк диючеләр?! Тик бу үтә дә "чиркандыргыч хезмәт". Сораштыру өчен баласын югалту хәсрәтенә чумган ата-анага шалтырата алмыйсың, полиция хезмәткәрләре дә мәгълүматны "ярып салмый". Бер юл кала - дуслары, укыган җире. Менә алар кызыксынуыңның асылын аңларга да тырышмыйча, сине "пычрак кердә казынучы" сыйфатында күрергә мөмкин. Көзге салкын төндә баласын җитәкләп икенче бер югалучыны эзләүчедер димәсләр!

Ләйләгөл Минаева

Психолог киңәше

Баланың өйдән чыгып югалуы - бу нәрсә? Протестмы, әллә ата-ана рөхсәтеннән башка да үсмернең барыбер үз максатына ирешәчәген исбатлау теләге белән үз-үзен расларга маташуымы? Ничек кенә булмасын, җавап дөрес - гаиләдә яшәп килгән кагыйдәләргә каршы булуын белдерү дә, үз мөстәкыйльлеген игълан итү теләге дә бар монда.

Үсмер баланың өйдән чыгып качу очракларын кисәтү, булдырмый калу юлында ата-ана ниләр эшли ала соң?

1. Шуны истә тотыгыз, үсмер яшьтәге улыгыз яки кызыгыз инде сабый бала түгел (һәрхәлдә, балалар үзләре тирә-юньдәгеләрнең шулай уйлавын тели), шуңа күрә алар белән ПАРТНЕРЛЫК мөнәсәбәтләре булдырырга кирәк. Бу алар белән аралашуда «мин ничек әйттем, шулай булачак» кебегрәк директив стильне бөтенләйгә онытырга туры киләчәк дигән сүз. Иң мөһиме - аңа фактлар һәм мәгълүмат җиткерү, ә нәтиҗәсен яшүсмер үзе ясаячак. Бу чорда аларның үз-үзләрен тотышына хас булган кайбер үзенчәлекләрне белгәндә, яшүсмерләрнең күп кенә «капризларын» аңларга һәм тиешенчә кабул итәргә була.

2. Яшүсмерләргә яшьтәшләре белән аралашу һава кебек кирәк, әгәр бу омтылыш тормышка ашырылмыйча кала икән, балалар үзләрен кимчелекле, башкалардан кайтыш итеп хис итә. Кызыгыз яки улыгызга дус-иптәшләре белән өйдә очрашу-аралашу мөмкинлеге тудыру бик мөһим. Балагызның аерым үз бүлмәсе булмаган очракта да аңа иптәшләрен өйгә чакырырга рөхсәт итегез, я булмаса башка «түбә» бирегез. Шул чагында гына бала өчен өй үзенә тартып тора торган, яраткан урынга әйләнер.

3. Яшүсмер балагызга бервакытта да теге яки бу эшне сез теләгәнчә эшләмәсә өйдән куып чыгарачакмын дип янамагыз. Мисал өчен, кызыгызга, ялгышсаң (иртә авырга узу, наркотиклар куллану), бусагадан атлап керәсең булма, дип янау фаҗигагә китереп җиткерергә мөмкин. Гомумән, үсмер яшьтә бала аның ише янауларны куллануга ишарә буларак кабул итә.

Чыннан да куып чыгарачаклар дип куркып, ул үзе чыгып китү ягын карый.

4. Буш вакытларны ничек уздыру мәсьәләсен бергәләп хәл итәргә тырышыгыз. Бу вакытка кызыклы һәм файдалы шөгыльләр уйлап тапканда күп кенә проблемалар үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Яшүсмер иптәшләре яки сыйныфташлары белән бергәләп теге яки бу секциягә бик рәхәтләнеп йөриячәк.

5. Улыгыз яки кызыгызның сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшүен үзегезгә карата гаять зур ышаныч билгесе дип кабул итегез. Һәрвакыт, бигрәк тә эч серләре белән уртаклашырга теләгәндә аны игътибар белән тыңлагыз. «Мин бит сине шулай булачак дип кисәткән идем!» кебек катгый гаепләүләр белән аның ярасына тоз салмагыз, сезнең белән киңәшләшү теләген бетерә күрмәгез. Шул чагында гына үзен һәрвакыт аңлаячакларына һәм ярдәм итәчәкләренә өметләнеп, теләсә нинди проблемасы килеп туганда ул сезнең янга йөгереп килә торган булачак.

Әгәр яшүсмернең инде өйдән чыгып китеп югалганы булса яки мондый хәл әледән-әле кабатланып торса ата-анага нишләргә?

Бу проблеманы көч куллану юлы белән хәл итәргә тырышмагыз да.

Кайбер ата-аналар, тагын чыгып качуыннан куркып, үсмер баланың киемнәрен яшерәләр, үзен фатирда бикләп тоталар һәм башкалар. Бу яшьтә балада каршы торуга омтылыш хисе гаять дәрәҗәдә зур була. Шунлыктан үтә каты, мәрхәмәтсез чаралар баланың өйдән чыгып югалу теләген көчәйтергә генә мөмкин.

Улыгыз яки кызыгызга ни өчен сезнең янда рәхәт булмавын анализларга, сәбәбенә төшенергә тырышырга кирәк. Бәлки өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә нәрсә дә булса үзгәргәндер? Ул чагында яшүсмерне өлкәннәр проблемаларыннан ничегрәк саклап калу, ераграк тоту чарасын күрү турында уйларга кирәк булыр.

Баланың өйдән чыгып китүе чыннан да гадәти булмаган хәл. Шуңа да сезгә психолог ярдәме кирәк булырга мөмкин. Өйдән чыгып качучы яки сукбайлыкта йөрергә гадәтләнгән балалар һәм яшүсмерләр белән беренче генә елын эшләмәүче «тар» белгечкә мөрәҗәгать итсәгез бик яхшы булыр. Ә инде кабул итүгә баланың үзен дә алып килә алсагыз икеләтә яхшырак.

Тик шунысы мөһим: психотерапевт бүлмәсенә баланы берүк алдау юлы белән алып килә күрмәгез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250