Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дүрт егет кибет басканнан соң саунада күңел ачкан

16-17 яшьлек дүрт егет кибет басарга килешкәннәр.

Объектны акыл белән сайлаганнар. Яктыртылмаган урында урнашкан кибетнең өстәвенә сигнализациясе дә булмаган.

Бу хәл Алабугада була. Гади пычак белән кибет ишеген ватып ачкан егетләр аннан 15 мең сум акча, туклану продуктлары һәм эчемлек урлаганнар. Берсе урамда сакта торган.

Эшләре барып чыкканга шатланган егетләр күңел ачарга саунага юл алганнар. Тик шатланулары озакка бармаган. Аларны «кайнар эздән» тоткарлаганнар да.

Урлашу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса