Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дөньядагы иң куркынычсыз ил билгеле булды

Дөньядагы иң куркынычсыз ил булып Финляндия тора. Әлеге нәтиҗәгә Бөтендөнья икътисади форумы экспертлары килгән, дип җиткерә Российская газета.

Финляндия 136 ил кергән рейтингны 2017 елда җитәкли. Бактың исә, бу ил рейтингта бер ел элек тә лидер булган. Куркынычсыз илләр исемлегендә икенче урында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре танылган.


Өченче урында - Исландия. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук Оман, Гонконг, Сингапур, Норвегия, Швейцария, Руанда һәм Катар кергән.

Россия әлеге исемлектә 109нчы баскычны алган. Аның рейтинг күршеләре - Перу (108нче баскыч) һәм Камерун (110нчы баскычта).

Бөтендөнья икътисади форумы экспертлары иң куркыныч ил итеп Колумбияне билгеләгән. Шулай ук куркыныч илләр унлыгына Украина да кергән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса