Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дөньяда иң авыр эш нәрсә? Әлмәт көллияте укучылары җавап тапты

Әлмәт һөнәри көллиятендә лекция булды.

Халыкара Әниләр көне алдыннан Әлмәт мөхтәсибәте яшьләр комитеты оештырган бу чарада көллият укучыларына "Дөньяда иң авыр эш нәрсә?" дигән сорау бирелде. Чарада катнашучылар дөрес җавапны тиз генә таба алмады. Ә инде видеороликларны караганнан һәм район имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Рузил Ихсанов чыгышыннан соң шик калмады: иң авыр эш аналар җилкәсендә. Лекция тәмамланганнан соң анда катнашучыларга кулларына телефон алып, әниләренең хәлен белешергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса