Дмитрий Медведев: "Төркия сугыш башлауга нигез тудырды"
Сирия чигендә Россиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшереп, Төркия сугыш башлауга нигез тудырды.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген туры эфир аша шундый фикер беләдерде. Сугыш - иң соңгы чара, шуңа да Төркиянең гамәлләренә үзләре кебек үк җавап бирергә карар кылмадык, диде Премьер-министр. Дмитрий Медведев ассызыклаганча, Әнкараның һөҗүменә карата Мәскәү тарафыннан кулланылган чикләүле чаралар - санкция түгел, ә Россиянең саклану реакциясе.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа