Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дәүләт хезмәт инспекциясе “Татарстан” авиакомпаниясендә планнан тыш тикшерү үткәрә

Комиссия компания тарафыннан хезмәт законы үтәлешен тикшерәчәк

Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәт законы үтәлеше мәсьәләләре буенча "Татарстан авиакомпаниясе" ААҖ ндә планнан тыш тикшерү үткәрә.
"Казан" халыкара аэропортында булган фаҗига белән бәйле рәвештә, бүген Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе "Татарстан авиакомпаниясе" ААҖ ндә хезмәт законнары үтәлеше буенча планнаны тыш тикшерүгә кереште. Тикшерү РФ Хезмәт кодексының 360 нчы матдәсендә каралган тәртиптә узачак.
Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, комиссия хокук һәм шулай ук хезмәтне саклау өлешендә дә хезмәт законы үтәлешен тикшерәчәк. Ул фаҗига сәбәпләрен тикшерүче комиссия белән бергә эшләячәк.
Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан У9 363 нче рейсы белән килгән "Боинг 737" пассажир самолеты "Казан" халыкара аэропортында, төшеп утырырга икенче тапкыр әйләнеп килгән чакта, 19.26 сәгатьтә һәлакәткә очрады. Нәтиҗәдә, "Татарстан" авиакомпания самолетында булган 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере шунда кинәт өзелде - исән калучылар юк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото foto.rg.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250