Дима Биланның йортын талаганнар
Мәскәү артындагы Рассказовка авылында популяр җырчының йортын талаганнар.
Билгесез кешеләр ишек йозакларын җимереп, эчкә узган һәм музыкантның сейфын алып чыгып киткән. Анда 9 миллион сум акча, җырчының алтын сәгате һәм дисклары булган. Караклар сакны, видеокүзәтүләрне дә җиңел узган, ә йорт янындагы видеокүзәтүнең дискын үзләре белән алып киткән. Якынча мәгълүматларга караганда, алар урман аша качкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа