Диана Шурыгинага диагноз куйганнар
Психиатрия клиникасы белгечләре тикшеренүләрдән соң 17 яшьлек кызга диагноз куйганнар.
Ульяновскида яшәүче әлеге кызны көчләү тарихы бөтен илгә шаулаган иде. Кызда психиатрлар паникага бирелү, курку, шомлану билгеләрен күрәләр. Аңа паникалы һөҗүм диагнозы куелган. Әнисе психик халәте тотрыксыз дигәннән соң кызны дәваларга салган булганнар. Табиблар аны тагын ике ай дәваларга кирәк булачагын әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа