Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Депутатлар ирекле базар оештырырга тәкъдим итә

Һәр кешенең өендә кирәксезгә әйләнгән әйберләр байтак. Әмма аларның башка берәүгә кирәк булуы ихтимал. Депутатлар шундый әйберләрне сату өчен елга бер мәртәбә ирекле базар оештырырга тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган инде. "Зур базар" көнен августның ахыргы шимбәсенә бил­геләргә ниятлиләр. Бу көнне Россиядә яшәүче һәркем үзенә кирәк...

Һәр кешенең өендә кирәксезгә әйләнгән әйберләр байтак. Әмма аларның башка берәүгә кирәк булуы ихтимал. Депутатлар шундый әйберләрне сату өчен елга бер мәртәбә ирекле базар оештырырга тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган инде.

"Зур базар" көнен августның ахыргы шимбәсенә бил­геләргә ниятлиләр. Бу көнне Россиядә яшәүче һәркем үзенә кирәк булмаган, әмма кулланырга яраклы булган көндәлек куллану товарларын сата алачак. Сату урынын билгеләү җирле хакимият органнарына йөкләнә. Халык сату урыны өчен дә, башка салымнар да түләмәячәк. Моннан тыш, депутатлар ирекле базарда өй шартларында җитештерелгән азык-төлек сатуны да рөхсәт итәргә җыена. Бу - аз керемле россиялеләр өчен кесә калынайту өчен бик әйбәт мөмкинлек булыр иде, ди алар. Әмма дәүләт теркәве узарга тиеш булган һәм Россиядә куллану тыелган товарларны сатарга рөхсәт ителмәячәк. Шунысы да бар: мондый базарда сатылган товарларга кулланучылар хокукларын яклаучы законның катнашы юк. Нәрсә сатып алуы өчен һәркем үзе җавап бирәчәк.

"Күпчелек илләрдә, Париж, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә мондый базарлар бар. Анда иске әйберләр, китаплар, сәнгать әсәрләре дә сатыла. Борынгы әйберләрне яратучылар анда теләп йөри. Россиядә дә бу гадәт барлыкка килсә, яхшы булачак", - ди бәйсез социаль сәясәт институтының төбәк программалары директоры Наталья Зубаревич. Әмма аның фикеренчә, борынгы әйберләр, сәнгать әсәрләре белән беррәттән иске кием-салым, азык-төлек сату урынсыз. Ә Югары икътисад мәктәбе белгече Георгий Остапкович мондый базарлар ел әйләнәсе оештырылырга тиеш дип саный. Ирекле базарлар Кытайда, Франциядә киң таралган. Франциядә, мәсәлән, гади кешегә тотылган әйберләрен елга ике мәртәбә шундый базарда сату рөхсәт ителә. Базарларның берсе сентябрьнең беренче ялында Лилль каласында оештырыла. Ул шәһәр урамы буйлап әллә ничә чакрымга кадәр сузыла икән.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса