Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Давай поженимся!» бүген Чаллы киявен күрсәтә

Бүген Беренче каналда 18 сәгать 45 минутта «Давай поженимся!»ның чираттагы тапшыруы була. Анда Чаллы ялгызагы Владислав Волков кәләш сайлый.

Хәтерегездә булса, хатыныннан аерылган 52 яшьлек эшмәкәр Мәскәүгә идеалын очрату максаты белән әлеге тапшыруга төшәргә барган иде. Аның белән танышырга дип Петербургтан 20 яшьлек Дарья, Мәскәүдән 40 яшьлек байкерчы Римма һәм Краснодардан 34 яшьлек бизнесвумен Валентина килгән булган. Тапшыруда ниләр булганын бүген кич белән карагыз.

Сүз уңаенда әйткәндә, димче Роза Сябитова кияүне футболкасын салып гәүдәсен күрсәтергә дә мәҗбүр иткән икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса