Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дарулар сәүдә үзәкләрендә сатылырмы?

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан халыкка сәүдә үзәкләрендә рецептсыз дару препаратларын сатуны рөхсәт итәргә мөмкин булулары турында хәбәр җиткерелде.

1 декабрьгә хөкүмәткә "Дәвалау чараларының сәүдә нокталарында сатылу мөмкинлеге" темасына доклад әзерләнә. Бу турыда конкуренция һәм урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү сораулары буенча узган утырыш беркетмәсендә хәбәр ителде. Ул үз чиратында шактый гына ризасызлыклар тудыруга китерде.

Фармацевтика өлкәсе вәкилләре аптека челтәрләре генә түгел, дарулардан файдаланучы гади кешеләр дә зыян күрәчәк дип белдерә. Бу чара соңгылар өчен контрафакт, сыйфатсыз фармацевтик продукциягә тап булу белән яный. Чөнки аптекалар гына даруларны тиешле температурада саклауны тәэмин итәргә сәләтле. Шул ук вакытта дару препаратларына бәяләр төшү дә көтелми.

Белгечләр фикеренчә, Россия халкы гомумән әлеге адымга әзер түгел. Халык даруларны гади сөт, кефир сатып алган кебек укып та тормыйча ала башлаячак. Ә бу исә аларның сәламәтлегенә шактый гына зыян салырга мөмкин. Ә сатучылардан киңәш сорау мөмкин эш түгел. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителерме, моны вакыт күрсәтер.

РИА Новости материалы буенча

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан халыкка сәүдә үзәкләрендә рецептсыз даруларны сатуны рөхсәт итәргә мөмкин булулары турында хәбәр җиткерелде. 1 декабрьгә хөкүмәткә "Дәвалау чараларының сәүдә нокталарында сатылу мөмкинлеге" темасына доклад әзерләнә. Бу турыда конкуренция һәм урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү сораулары буенча узган утырыш беркетмәсендә хәбәр ителде. Ул үз чиратында шактый гына ризасызлыклар тудыруга китерде.

Фармацевтика өлкәсе вәкилләре аптека челтәрләре генә түгел, дарулардан файдаланучы гади кешеләр дә зыян күрәчәк дип белдерә. Бу чара соңгылар өчен контрафакт, сыйфатсыз фармацевтик продукциягә тап булу белән яный. Чөнки аптекалар гына даруларны тиешле температурада саклауны тәэмин итәргә сәләтле. Шул ук вакытта дару припаратларына бәяләр төшү дә көтелми.

Белгечләр фикеренчә, Россия халкы гомумән әлеге адымга әзер түгел. Халык даруларны гади сөт, кефир сатып алган кебек укып та тормыйча ала башлаячак. Ә бу исә аларның сәламәтлегенә шактый гына зыян салырга мөмкин. Ә сатучылардан киңәш сорау мөмкин эш түгел. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителерме, моны вакыт күрсәтер.

РИА Новости материалы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250