Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дару бәяләре 15%ка арта

Хөкүмәт арзан бәядәге яшәү өчен мөһим дару препаратларының бәясен җитештерүчеләр файдасына үзгәртергә ниятли. "Татар-информ" язганча, бу сегментка бәясе 50 сумнан түбәнрәк булган дарулар керә.

Киләчәктә аларга бәяне базар вәзгыятенә карап кую күздә тотыла, бу исә дару бәясен күбрәк өлешкә арттырырга мөмкинлек бирә. Хәзерге бәяләр инфляциягә карап үзгәрә.

Яңа бәяләр кертү тәртибен 2018 елның 1 гыйнварыннан кертергә ниятлиләр. Белгечләр фикеренчә, мондый үзгәреш нәтиҗәсендә, дару хаклары 15% артырга мөмкин.

Моның бурычы ― базардагы арзанлы препаратларның юкка чыгуына юл куймаска. Җитештерүчеләр иң элек аларга арзан бәядәге даруларны чыгару керем китерми дип зарлана иде, чөнки, катгый тәртип буенча, бәя арттырганда инфляция дәрәҗәсеннән узып китәргә ярамый. Шул ук вакытта җитештерү чыгымнары көннән-көн арта.

Узган елның февралендә Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) бәясе 50 сумнан түбән 197 препаратны җитештерүдән алу хакында игълан иткән иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса