Дамирга ярдәм кирәк!
Дамир Йосыповка куркыныч авыруын җиңәргә ярдәм итүләрен сорап битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез.
Казан федераль университетының энергетика һәм информатизация бүлеге 2 нче курс студенты Дамирны Германиягә дәваланырга җибәрү өчен акча кирәк.
19 яшьлек егеттә сирәк авыру - тератома средостения яман шеше. Авыруның беренче билгеләре 2011 елда ук күренә, әмма ахыргы диагноз 2013 елның җәендә, Дамирның хәле нык авырайгач кына куела.
Кызганычка каршы, хәзер Дамир укый да, яраткан спорт төрләре - баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнә дә, киләчәк турында хыяллана да алмый. Егеткә бары тик чит илдә операция генә тормыш бүләк итә ала - моның өчен 8 миллион сум акча кирәк. Дамирның әти-әнисе бу кадәр зур сумманы үз көче белән тупларлык хәлдә түгел.
|
Дамир компьютер ярата, институтны тәмамлап, нефть өлкәсендә программист булып эшләргә хыяллана. Якташыбызның изге хыялы тормышка ашармы, язмышы бәхетле булырмы, Йосыповлар гаиләсе куркыныч авыруны җиңә алырмы - болар барысы сезнең белән бездән дә тора!
Сезнең ярдәм Дамирга савыгырга өмет бирер иде. Без барыбыз да дәвалауның уңышлы булачагына ышанабыз.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитлары:
«Энергобанк» АКБ (ААҖ) БИК 049205770 к/с 30101810300000000770 ИНН 1653011835 КПП 165801001
Счёт номеры: № 42301810200000065945 Әтисенең исем-фамилиясе: Йосыпов Илдар Юныс улы
|
«Девон-Кредит» АБ КПП 164401001 ИНН 1644004905 БИК 049202792 корр. счет 30101810400000000792 Кертем буенча транзит счеты: 42301810800000000001 Лицевой счет 42301810700400149138
|
Россия Сбербанкының 8610 санлы бүлекчәсе
Лицевой счет номеры: 40817810662360323951/54
Элемтәгә керү өчен телефоннар:
Әтисе Йосыпов Илдар Юныс улы 8-917-230-90-62
Әнисе Йосыпова Гөлфирә Хәлим кызы 8-917-932-63-44
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа