Дальнобойщиклар үз дигәненә ирешә бугай
Дәүләт Думасына зур йөк машиналары белән юлда йөргән өчен түләүгә өч еллык мораторий турындагы закон проекты кертелде.
«Россиядә социаль-икътисади кризис шартларында рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннадан артык булган транспорт чаралары тарафыннан федераль юлларга килгән зыянны кайтару өчен түләү кертүне өч елга чигерүне максатка ярашлы дип саныйбыз», - диелә аңлатма язуында.
15 ноябрьдән Россиядә авырлыгы 12 тоннадан артык булган йөк машиналарыннан түләү алу системасы эшләтеп җибәрелә. Киләсе елның 29 февраленә кадәр тариф 1,53 сум итеп билгеләнгән, 1 марттан 2018 елның 31 декабренә кадәр 3,06 сум булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа