Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чүпләр баш калкыта

Әлмәттә яз җитә. Кояш турырак карый башлап, соңгы карларны эретеп бетергәнче үк елның шушы фасылына хас беренче билгеләр - анда-санда таралып ятучы чүп-чар инде күренә дә башлый.

Яшерен-батырын түгел, шәһәр яз көне чыннан да чүплеккә охшап кала. Хәер, Явыз Иван, Петр I хакимлек иткәндә дә, Ленин, Горбачевлар вакытында да шундый ук хәлләр күзәтелгәндер, мөгаен. Озын кыш айлары дәвамында кар капламы астында ниләр генә яшеренеп ятмый. Бер-ике атна җылырак көннәр торуга күз алдында шыксыз-күңелсез картина пәйда була. Безнең культуралылык дәрәҗәбезне, алай гына да түгел, рәсәйлеләрнең менталитетын күрсәтә торган билге бу. Әйтик, Швейцариядә халык тормыш-көнкүреш калдыкларын тәртип белән тиешле урынга ташлап кына да калмый, аларны аерым-аерым: ак пыяланы бер урынга, төслесен икенче урынга, кәгазьне - уңга, пластикны - сулга дигәндәй, азык-төлек калдыкларын билгеле бер тартмага илтеп сала. Менә шушы «ритуал» гына да европалыларның нинди икәнлекләрен бик яхшы күрсәтә. Без исә - рәсәйлеләр - үзебезнең тәртипсезлегебездән һич кенә дә оялмыйча, яшәеш калдыкларыбызны дөньяга ачыктан-ачык фаш итәбез. Янәсе, намуслы кешеләр буларак, безнең оялыр, яшерер нәрсәбез юк, ә башкаларның безнең турыда ни уйлауларына төкерәбез генә. Әйе-әйе, бу сүзнең туры мәгънәсендә дә төкерәбез, тәмәке төпчекләрен, бөтәрләнгән сигарет капларын, буш шешәләр һәм пакетларны берни уйлап-нитеп тормастан туп-туры кар өстенә ыргытабыз.

Март азакларында ук әлмәтлеләр шәһәр тормышының «умырзаяларын» күрергә өлгерде. Кар эрегәннән соң хасил булган күлдәвекләрдә, җир өсте арчылган урыннарда күзләрне камаштырып сыра, джин-тониктан бушаган алюмин шешәләр, төрле төстәге сагыз, марс-сникерс фольгалары ялтырый, анда-санда эшкә урнаштыру, акча биреп тору, бәйрәм вакытындагы ташламалар турындагы листовкалар һәм башка, һәм башка төрле чүп-чар аунап-таралып ята.

Мартның соңгы атнасында табигать кешеләрнең «күңел бушату» калдыкларыннан оялды сыман - җир өстен яңадан ак кар белән каплады, баш калкыткан аллы-гөлле чүпләрне гүя кабат яшерергә тырышты. Ләкин бу озакка түгел шул. Тиздән, бик тиздән йөгерек сулар, язгы җилләр бөтен чүп-чарны шәһәр буйлап таратыр, борын төртеп килүче яшеллекне чүп «келәме» белән каплар... Бөтен өмет - апрель аенда уза торган шимбә өмәләрендә һәм үз территорияләрен җыештырырга тиешле кешеләрнең бу эшкә чын-чынлап җаваплы каравында. Ә әлегә фоторәсемнәрдәге күренешләр сүзсез дә аңлашыла.

Наталья КЛЮЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250