Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чүкечтән башланган сугыш пычактан үлем белән тәмамлана

Фаҗига Тукай районының Круглое Поле бистәсендә була.

ТР эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга 84 яшьлек пенсионер ир-атның өендә куера. Биредә өч ир-ат иртәдән үк исерткеч эчемлекләр куллана. Икесе арасында низаг чыгып сугыша башлый. Нәтиҗәдә беркая да эшләмәүче, элек хөкемгә тартылган 50 яшьлек ир-ат 42 яшьлек шулай ук беркайда да эшләмәүче шешәдәшенә башта чүкеч белән ташлана, аннары эченә пычак белән кадый. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Җинаять урынында полиция хезмәткәрләре чүкечне дә, пычакны да табып ала.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса