Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чүкеч белән машина тәрәзәләрен ваткан

33 яшьлек психик авыру егет чүкеч алып чыккан да, дүрт машинаның тәрәзәләрен ваткан.

Ул яши торган фатирны участковый кан эзләре буйлап барып таба. Баксаң, егет әнисе белән яши, психдиспансерда учетта тора торган авыру кеше булып чыга. Ул үзенең кара гамәлен «машиналар комачаулый һәм һаваны пычрата» дип аңлата. Бу хәл Түбән Камада була.

Дүрт машина - Lifan, Audi, «ВАЗ-2110» һәм «ВАЗ-2107» хуҗаларына җәмгысе 42000 сумлык зыян килә. Җинаять эше кузгатканчы егет медицина тикшерүе үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса