Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чита шәһәре урамнарында“Чакырылмаган кунак татардан яман” мәкале язылган баннерлар пәйда булды

Алар Фәрит Мөхәммәтшинны аптырашта калдырган.


ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чита шәһәре урамнарында "Чакырылмаган кунак татардан яман" мәкале язылган баннерлар пәйда булуын аңлап бетерми. Бу хакта ул "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгына белдерде.
"Бүген Татарстан Республикасында 115 милләт һәм этник төркем вәкилләре дус һәм тату яши, миңа, гомерем буе шунда яшәгән кеше буларак, җирле хакимиятләр юл кую сәбәпле, Россиянең ниндидер шәһәрендә бер халыкны икенчесенә каршы кую эчтәлекле аншлаглар пәйда булырга мөмкин булуын ишетү ят әйбер", - диде Ф.Мөхәммәтшин татарларның милли хисләренә кагылучы текстлы баннер пәйда булуны шәрехләү үтенеченә җавап биреп.
Бу факт буенча Чита полициясе тикшерү үткәргән һәм бу баннерлар бернинди дә экстремистик эчтәлеккә ия дип тапмады, дип искәртте ул
"Бу акция инициаторлары нинди генә реклама һәм сәяси максат куюга карамастан, халыкларның шәхси абруен кимсетүче әйтемнәр куллануны җавапсыз адым дип саныйм", - диде Татарстан парламенты спикеры.
Күп гасырлар дәвамында татар халкы рус халкы һәм Россиянең башка халыклары белән беррәттән аның бөеклеген саклауда катнашты.
"Россия Федерациясе гражданины буларак, мин барлык халык вәкилләре алдында Читадагы бу хәл өчен уңайсызланам", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250