Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чит төбәктән героин партиясе алып керергә маташкан күп балалы ана Татарстан чигендә тоткарланган

Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстан чигендә республикага күрше төбәктән героинның зур партиясен алып керергә маташкан хатын-кызны тоткарлаган. Тентү барышында аның куртка кесәсендә наркотикларның бер такыр кулланып була торган 500 дозасы табылган.

Хатын-кызның туган авылыннан Казанга танышы чакыруы буенча килгәнлеге ачыкланган. Соңгысы аңа даими түләү һәм республика башкаласында торак бәрабәренә наркотиклар сатуны оештыруга катнашырга тәкъдим иткән. Тоткарланган хатын-кызның күп балалы ана булуы билгеле.

 

Ул гаебен тулысынча таныган. Наркотик матдәләрнең зур партиясен сатуны оештыруда катнашканы өчен аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме хәбәрендә.

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса