Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чит илдән ял итеп кайткан татарстанлы котыру авыруыннан үлгән

2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән

2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән. Бер кеше бу авырудан үлгән. Ул чирне Һиндстаннан йоктырып кайткан булган.

55 яшьлек Яшел Үзәндә яшәүче Гоада ял иткән була. Тик ялдан кайткач та үзен начар хис итә башлый. Хәле көнннән-көн авырая. Тик ярдәм сорап табибларга барырга гына ашыкмый.

Судан һәм уттан курка башлагач кына шифаханәгә юл ала ул. Табибларга ял вакытында үзен эт тешләве турында сөйли. Яра үзеннән-үзе төзәлер дип, ярдәм сорап медицина оешмасына да мөрәҗәгать итмәгән булып чыга.

Анализлар аның котыру чире иярткән булуын күрсәтә. Шифаханәгә мөрәҗәгать иткәндә әлеге авыруның шактый авыр формасы башланган була, табиблар ир-атның тормышын саклап кала алмыйлар.

Әлеге авыруга ялда вакытта яки аннан кайткач котыру чиреннән прививка ясалган булса, аның тормышын саклап калырга мөмкин булган булыр иде, дип искәртә белгечләр.

Бер ел элегрәк шундый 296 очрак теркәлгән була.
Котыру очракларының кимүе урманнарда төлкеләр өчен ветеринария препаратлары кушылган алдавычлар кую системага салынуы белән бәйле. Шундый алдавычны ашагач, төлкедә саклагыч антитәнчекләр хасил була һәм ул котыру белән авырмый башлый.
Россиянең кайбер төбәкләрендә, мәсәлән, Калининград өлкәсендә төлкеләр өчен алдавычлар кече авиация ярдәмендә ташлана, алай тизрәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Татарстнда әлегә кулдан тарату ысулы гына кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250