Әлмәт таңнары

Чит ил кешеләрен чыгым куркытмый

Россиягә килү таләпләре катгыйланса да, чит ил гражданнарын яңа үзгәрешләр куркытмый, һаман да миграция агымы күзәтелә. Әлмәттә дә ай саен читтән килүчеләр теркәлә. Бу сорау иҗтимагый совет утырышында да тикшерелде.

Агымдагы елның дүрт аенда Әлмәттә миграция исәбенә 2495 чит ил гражданы исәпкә куелган. Узган елның шушы чорында бу сан 2268 булган.

- Быелдан башлап безгә килүче чит ил гражданнары мәҗбүри рәвештә рус теленнән, Россия Федерациясе закончалыклары турында имтихан бирергә, медицина күзәтүе узарга, эшкә, яшәүгә һәм башкаларга патент алырга тиешләр. Без бу үзгәрешләр чит илдән килүчеләр санын киметер дип көткән идек. Әмма алай булмады, киресенчә, арта төште, - диде утырышта шәһәрдә һәм райондагы әлеге торышны бәян итеп, миграция хезмәте бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Нәбиуллин. - Алар туган илләрендә тормыш авыррак булуын, илгә керү өчен чыгымнарның үзен аклавын әйтәләр.

Чит ил гражданнары тарафыннан миграция таләпләрен бозулар да күзәтелә. Тагын да яманрагы - җинаять эше кузгатылучылары да бар. Әлмәткә күпчелек үзбәкләр килгән - 824 кеше. Аннан таҗиклар, әрмәннәр, азәрбәйҗанлылар һәм башкалар китә.

Шәһәрдә милли диспоралар да төзелгән. Үз эченә 160 кеше туплаган азәрбайҗан диаспорасы 1998 елдан бирле эшли. Аның җитәкчесе Фикрәт Бакиров искәрткәнчә, алар әлмәтлеләрнең, район җитәкчелегенең аңлаешлы карашын тоеп яши. Үзләре дә төрле чараларда, хәйрия акцияләрендә теләп катнаша.

Милләтара мөнсәбәтләргә элек тә һәм бүген дә зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да, һәрберебезнең тыныч тормышта яшисе килә.

- Районда татулык, үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру һәм аны саклау - безнең уртак бурыч. Нинди генә сорау килеп туса да, без алтын уртаклыкны табарга тиеш, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин.

Районда Татарстан халыклары ассамблеясы бүлеге эшли. Утырышта иҗтимагый яшьләр палатсы рәисе Искәндәр Сәмигуллин шәһәрдә аның канаты астында яшьләр филиалы төзү тәкъдимен күтәреп чыкты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: