Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чистай районында юл-транспорт һәлакәтендә 3 бертуган бала һәм аларның әти-әнисенең гомере өзелгән

11 гыйнварда 16.05 сәгатьтә Казан - Оренбург автоюлының 124 нче километрында "Mercedes-Benz" автомобиле Оренбург ягыннан Казан юнәлешендә хәрәкәт иткән.

Якынча мәгълүматларга караганда, машина йөртүче көчле буранда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламаган, ул чыгарга җыенган хәрәкәт итү полосасының тиешле дәрәҗәдә буш булуына инанмаган һәм каршы як полосага чыккан. Каршына якынлашып килүче автомобильне күреп, ул машинаны уңга алган һәм "Scania" йөк машинасына бәрелгән. Бәрелеш нәтиҗәсендә, "Mercedes-Benz" юлга аркылы борылган һәм каршы килүче "Ford Focus" автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешү беренче автомобиленең сул ягына туры килгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм "Mercedes-Benz" автомобиленең 4 пассажиры, шул исәптән 3 бала (5, 10 һәм 13 яшьлекләр) һәлакәт урынында ук үлгән. Әлеге 5 кеше - балалар һәм аларның ата-анасы. Шул ук автомобильнең 3 яшьлек пассажиры баш мие селкенү, тән җәрәхәтләре белән районның үзәк хастаханәсенә озатылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга килгәндә, 5 урынлы автомобильдә 6 кеше булган. Балалар махсус җайланмаларга утыртылмаган, дип белдерелә хәбәрдә.

Шулай ук "Ford Focus" автомобиле пассажиры да хастаханәгә озатылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, бүген ТРның Чистай районында юл һәлакәтендә зыян күргән бала уртача авыр хәлдә Чистай районы үзәк хастаханәсенә озатылган. Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары консультациясе үткәрелгән. Бала гомеренә куркыныч янамый. Ихтыяҗ булган очракта, ул Балалар республика клиник хастаханәсенә күчереләчәк.
Тагын ике кеше ашыгыч медицина ярдәме бригадасы белән Чистай үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китерелгән.

Хатын-кыз уртача авыр хәлдә хастаханәдә.

Ир-атка медицина ярдәме күрсәтелгән һәм белгечләр киңәшләре бирелгән. Ул канәгатьләнерлек хәлдә амбулаториядә дәвалауга җибәрелгән.

Шул рәвешле, һәлакәттә барлыгы 8 кеше зыян күргән, 5 кеше үлгән. Һәлак булучылар арасында - 3 бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса