Чишмә төзекләндерү эшләре башлана
2 сентябрьдә Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик шимбә өмәсенә кушылачак.
Бу акция республикада инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм бер ай буе дәвам итә. Аның максаты - шәһәрләрдә һәм торак пунктларда экологик аңны арттыру һәм культураны үстерү. Бу көнне әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту һәм төзекләндерү каралган. Оештыручылар конкурсларда катнашырга да тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа