Әлмәт таңнары

Өченче тапкыр өйләнгән Марат Бәшәров үзенә татар телен һәм гореф-гадәтләрен белүче кәләш сайлаган [ФОТО]

9 сентябрь көнне Марат Бәшәров өченче тапкыр өйләнгән.

Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе - Елизавета Шевырковага. Марат Башаровка - 43, ә Елизаветага - 31 яшь.

2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары - Марсель туа. Бер атна вакыт узгач, мулла чакырып улларына исем куштыралар. Шул ук елның ноябрь аенда Бәшәровлар мөселман йоласына туры китереп никах укыта, дип яза Акчарлак.
2017 елның март аенда Прага шәһәренә барганда, Марат, ниһаять, тәкъдим ясый һәм 9 сентябрь көнне алар законлы рәвештә язылыша.
Язылышу тантанасына бары якыннарын гына чакырган алар. Барлыгы - 20 кеше. Туйны ресторанда дәвам иткәннәр. Туйга улларын алып килмәгәннәр, бала няня белән калган.

http://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки