Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Челтер-челтер ага чишмә

Шәһәрдә һәм районда төзелеш-ремонт эшләре белән беррәттән ел саен чишмәләр дә төзекләндерелә. Бүген, 6 сентябрьдә Петуховка бистәсенең Пригородная урамындагы 4 а йорты каршында "Әрәмә" чишмәсе ачылды.

Әлеге тәмле сулы, шифалы чишмәне "Әлмәтнефть" идарәсенең җиһазларны коррозиядән саклау цехы төзекләндергән. "Әрәмә" чишмәсен ачу шушы районда яшәүчеләр өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Алар бу көнне 12 ел көткәннәр. Әйтүләренчә, биредә башка су чыганагы, суүткәргечләр юк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков нефтьчеләргә рәхмәтен җиткереп, "Татнефть" компаниясендә "Чишмә" программасының күптәннән эшләвен, районда исәпләнгән 200 дән артык чишмәнең һәммәсенең төзекләндерелгән булуын искәртте. "Әлмәтнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Шамил Закиров нефтьчеләрнең чишмәләрне 1995 елдан бирле төзекләндерүн искә төшерде. "Әлмәтнефть" быел, ягъни 60 еллыгын билгеләп үткән елда 6 чишмәне тәртипкә китереп, халыкка күркәм бүләк ясаган. Ш.Закиров Николай Алексеевичка "Әрәмә" чишмәсенең сыйфатлы булуын раслаучы сертификат тапшырды. ТР Экология һәм табигать ресурслары идарәсенең көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге начальнигы Рамил Низамов та нефтьчеләрнең экологияне яхшыртуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

"Чишмә - ул безнең тормыш. Аңа юл да салсагыз, ут та булса, тагын да яхшы булыр иде", - дигән гозерләрен дә җиткерергә онытмады петуховкалылар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250